Соңгы вакытта Татарстанда мәктәп яшендәге балаларның квадроцикл, кар чанасы (снегоход) һәм багги кебек транспорт чараларын идарә итүе белән бәйле имгәнү очраклары арткан.
Шул уңайдан Яшел Үзән муниципаль районының 5нче гимназиясендә 6нчы сыйныф укучылары өчен «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Дәреснең темасы — «Квадроцикллар һәм баггилар».
Укучылар әлеге техниканы куркынычсыз куллану кагыйдәләре, аны идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, теркәү һәм кагыйдәләрне бозган очракта административ җаваплылык турында белделәр. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе мәгълүматы буенча, юл читендә йөрүче мототранспорт чараларының йөртүчеләре һәм пассажирлары һәлакәт нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчеләргә караганда 30 тапкырга ешрак гомерләрен югалта.
«Куркынычсызлык дәресе»н баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары-консультант Гүзәл Шәрипова үткәрде.
Иминлек кагыйдәләрен белү — үзеңне һәм якыннарыңны саклауның мөһим шарты!
Нет комментариев