Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан

11 июнь көнне, ике тапкыр яңгыр килеп явуга да карамастан, Олы Шырдан авылында да гөрләттеләр Сабан туен.

Биредә озак еллар дәвам итә торган үз традицияләре бар. Узган елларда мәйдан тоткан көрәш батырларын олылап, зур бүләкләр тапшыру шуларның иң күркәмедер мөгаен. Аларга мондый ихтирам Ислам Закиров тырышлыгы белән күрсәтелә. Быел Сабан туена килгән иң олы кешене – Илдус ага Батталовны да мәйдан уртасына чакырып бүләкләгәннәр.
– Милли бәйрәмебезне бик күңелле итеп уздырдык, бүләкләр дә бик күп җыелган иде, шөкер. Рәмилә Закирова чебидән үстергән әтәчен алып чыгып, очыртып, аны тоттык. Безнең Гүзәлия белән Илшат Абдуллиннар гаиләсе бәйрәмгә милли кием киеп килүчегә ике елдан бирле махсус бүләк тапшыра. Быел аңа Олы Шырданның акъәбие Рәйхана апа Шәйхуллина лаек булды, – дип уртаклашты Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. – 18 төрле уен әзерләгән идек, барысында да бик теләп катнаштылар. Муен белән аркан тартыш бары тик бездә генә бар бугай ул. Җыр-моң бик күп булды, авылыбыз талантларга бай, киленнәребез, кода-кодагыйлар да читтә калмады. Төп батыр булып үзебезнең авыл егете Ирхан Камалетдинов калды. Зур гына тәкәне көчле иңнәренә салды. Күңелләрдә калырлык булды быелгы Сабан туебыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы Булдырасыз Шырданнар

    2
    X