Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат халкы махсус хәрби операциягә маскировка сеткалары ясый

Бу көннәрдә якташларыбыз бик тә әһәмиятле эшкә кереште – маскировка сеткалары ясый башлады.

Норлатлылар хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда беренче көннән үк теләп кушылды. Алар булышуның төрле юлларын эзли. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, үз көчләре белән бу эшкә алындылар.


Чын күңелемнән оператив төстә техника өчен маскировка сеткалары ясаган Норлат балалар йортына рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге мөһим эшне балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин һәм авылның ветераннар советы әгъзасы Равилә Нурмиева башлап җибәрде. Хезмәткәрләр эшенә балалар да бик теләп кушылды. Әлбәттә инде без дә – авылның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы читтә калмады. Мөхтәрәм ветераннарыбыз, гомумән битараф булмаган авылдашларыбыз Норлат спорт комплексында сеткалар ясарга килде. Челтәрләрне беркетү өчен станоклар белән авылдашларыбыз Ринат Фәхретдинов һәм Виктор Павлов ярдәм итте, ятьмә табарга Фәрит Зыят динов булышты. Хатын-кызлар тукыма алып килде. Эш кайнап торганны күреп, күңелләребез күтәрелде. Хәлебездән килгән кадәр булса да ярдәм күрсәтә алсак, бик шатбыз. Авылда яшәүчеләрнең барысына да ярдәм итү өчен вакыт табуларын сорыйбыз. «Спорткомплекс»ка теләсә кайсы вакытта килә аласыз. Миләүшә Газимҗанова бинаны ачачак һәм эш процессын күрсәтәчәк. Ак, яшел, коңгырт төстәге иске чүпрәкләр, челтәр алып килүегезне сорыйбыз, дип сөйли Норлат авылы ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.
 

Райондашларыбыз бик тә саваплы һәм изге эш башкара. Аллаһның рәхмәтләре яусын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X