Норлат авылында Зыятдинов Фәрит Ярхәм улы үз акчасына Булатка елгасы аша күпернең җәяүлеләр өлешен ремонтлый
Исламда шәхси затлар тарафыннан социаль инфраструктураны үстерүгә тотылган акчалар «сәдака - джария» өзлексез садака (хәйрия) дип санала.
Әлеге күпер узган гасырның 80нче елларында файдалануга тапшырылган. Фәрит Ярхәмович күп еллар бу күперне ремонтлауга шәхси акчаларын кертә.
Авыл җирлеге һәм халык Фәрит Ярхәмовичка изге айда авылны төзекләндерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев