Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кыяр утырту серләре

Май быел җылы көннәргә саранрак булуы белән бакчадагы эшләрне дә тоткарлады.


Тәрәзә төпләребездә инде чәчәк атарга җыенган помидор-борыч-баклажаннарыбызны ачык һавага түгел, теплицаларга чыгарырга да икеләндек. Алай-болай туңып китсәләр, бик жәл булачак күз карасыдай тәрбияләп үстергән үсентеләребез. Кояш бик кыздырмаса да, инде Аллаһка тапшырып, барыбер күчердек теплицаларга.

Помидорларны гына түгел, Олы Ачасырда яшәүче Шәйхуллиннар өйләрендә 40 см тирәсе булып җитешкән кыяр үсентеләрен дә пленка астына чыгарды. Аларның бу эшне башкару нечкәлекләре төшерелгән видеоязманы социаль челтәрләрдәге төркемнәребезгә дә урнаштырган идек, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый аласыз. Белгәнегезчә, Тәскирә ханым бик тә уңган хуҗабикә, кулы да җиңел – ни утыртса, шул гөрләп үсә. Шуңа, аның киңәшләренә колак салсак, без дә отарбыз гына. Әгәр дә Телеграмм, Инстаграм төркемнәребездә күргән булсагыз, аның суган утырту ысулы видеоязмасына да игътибар итми калмагансыздыр. Шәйхуллиннарның һәр яшелчәдән мул уңыш алмый калган ел юк, күзләр генә тимәсен, быел да шулай шатланырга насыйп булсын!
Ә сез, дуслар, кыяр утырттыгызмы әле? Бәлки сезнең мул уңыш алуның үз серләрегез бардыр, безнең белән дә уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев