Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Котырганнан котыра гына

Яшел Үзән районында балтырган белән көрәш дәвам итә

Юк, кешелекне машиналар яулап алмаячак, фантаст-язучылар ялгышкан, чын бәла ул – балтырганның котырып үсүе, чөнки әлеге чүп үләне бөтен Россия ­буенча күп кенә авылларда яшәүчеләрне борчый

2018 елда балтырган белән көрәш буенча чаралар күрмәгән өчен миллион сумга кадәр штраф билгеләнгән. Шулай булса да, бүгенге көнгә илдәге авыл хуҗалыгы җирләренең 40%ка кадәрен балтырган баскан. Аны юк итәргә ай-һай авыр. Нык салкыннарны һәм эсселекне җиңел кичерә. Очучы дроннардан куакларга сиптерелгән химик матдәләрдән курыкмый. Хәтта аны аяусыз ашаган махсус бөҗәкләр дә юк итә алмый.

 

Белешмә: Сосновский балтыр­ганы — биеклеге 1 метрдан алып 4 метрга кадәр җитүче, тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшүче, көпшә сабаклы, зур яфраклы, ак чәчәкләре кулчатыр формасында булган, тышкы кыяфәте белән укропка охшаган үсемлек. Аның Россиядә барлык­ка килү тарихы сугыштан соңгы авыр вакытта башлана, ул чакта авыл хуҗалыгын тиз күтәрергә кирәк була. Терлекләрнең баш санын арттыру өчен соклы витаминлы, яхшы уңышка китерүче һәм эшкәртелгәндә таләпчән булмаган азык кирәк булган.


Борщевик турында кызык­лы факт: башта бу үсемлек читкә тарала алмаган. Нәкъ менә кешенең катнашы хәлне тамырдан үзгәрткән. Сос­новский балтырганы безгә шундый сабак биргән: табигатькә тиешле хөрмәт күрсәтмичә карарга кирәкми.

Редакциябезгә әлеге үләнгә зарланып районыбызның төрле почмакларыннан хатлар килә, шалтыратучылар да бихисап. Бигрәк тә хәл Бишнә һәм Карагуҗа җирлегендә аяныч. Анда балтыр­ган төптән нигез салган һәм бирешергә һич кенә дә
җыенмый.
 

Балтырган турындаишетмәгән бәхетле кешеләр өчен мәгълүмат:
◆ Балтырган белән очрашу, аерым алганда, аны тоту катлаулы тән җәрәхәтләре китереп чыгарырга мөмкин.
◆ Әгәр сез бакчада балтырган үсүен күрәсез икән, таралмасын өчен, аны мөмкин кадәр тизрәк тамырдан бетерергә тырышыгыз.
◆Саклык чаралары турында да онытмыйбыз – балтырганны ялангач куллар белән тотарга ярамый, кием-салым тыгыз һәм ябык булырга тиеш, үсемлек белән теләсә нинди элемтәдән саклану мөһим.
◆ Балтырган белән инде күпме ел көрәшкән абунәчеләребез: бер чиләк суга ике пачка тоз салып шуның белән чыккан урыннарына сибеп чыгарга киңәш итә – файдасы бар, дип язалар.

Сосновский борщевигы белән азмы-күпме дәрәҗәдә Зеленодольск районының барлык территориясе зарарланган. Иң куркынычы, аннан котылу җиңел түгел, бу әле шактый кыйммәт тә, бу хакта инде балтырган белән очрашкан һәркем бик яхшы белә. Кызганыч, чүп үләненә каршы көрәштә еш кына кешеләр үзләре гаепле. Күп кенә дача участогы хуҗалары йортлар янында чүп үләне белән көрәшми, терлекләр дә асрамыйбыз, ә бу борщевикка таралуга уңай мөмкинлек тудыра. Балтырган белән яз көне көрәшергә кирәк, август аенда моны эшләү мәгънәсез, чөнки ул инде чәчәк аткан. Аның тамырлары бик зур, һәм алар киселсә дә, киләсе елда чәчәк атачак. Шуңа күрә, чабуның төп бурычы — борщевикның күрше территорияләргә таралуын булдырмау. Химик матдәләр инде бу тамырларны агулый.
Белгечләргә ышансак, балтыр­ганны юк итү 50 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Анда да әле без аңа каршы бергәләшеп көрәшсәк кенә, ә шикаять хатлары язып һәм читтән ярдәм көтеп кенә ерак китеп булмый. Бу хакта һәрберебез уйланса иде.
 

БИШНӘ
Редакциягә ра­йоныбызның Рус-Мари Кавалы кешеләре дә мөрәҗәгать итте.

 

– Берничә ел дәвамында авыл территориясен борщевик басып алды. Нигездә биредә авыл хуҗалыгы һәм торак пункт җирләре. Борщевик зират ягыннан башланып, авылның үзенә кадәрге территорияне били, быел һәм алдагы елларда да аны беркем юк итмәде. Һәркем үзе өчен, үз учас­тогында гына кайнаша. Башка төбәкләрдә аеруча җаваплы чиновниклар күптән инде ТС 1000 ВЕЗДЕКОС сатып алды (аның белән авыр булган урыннарда да кисәргә мөмкин), һәм ул пестицидларга караганда арзанракка төшә. Бу зәһәр үләннең исенә түзәрлек түгел, ә бит күпләрдә борщевикка аллергия. Бүгенге көндә балтыр­ган 2-3 метр биек­лектә үсте. Чәчәк ату стадиясе тәмамлана. Күп кенәзонтикларда орлыклар барлыкка килгән инде. Аларны кем җыяр, әллә барысы да яңадан җиргә таралырмы?

 

Рус-Мари Кавалы авылы Бишнәдән 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл 65 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә пропискада 65 кеше генә теркәлгән. Барлыгы 130 хуҗалык бар, шуларның 21ендә пропискадагы кешеләр яши, калганнарында – дачниклар. Балтырган мәсьәләсе бу авылда 2018 елдан соң бик кискен тора. Аңарчы совхоз территориясендә терлекләр бар иде. Ул терлекләр авыл тирәсендәге балтырганны бетереп барган. Хәзер исә, кызганычка, бу авылда бер баш сарык та, сыер да асрамыйлар. Шуңа күрә балтырган ел саен котырганнан-котыра гына.

 

– Ике ел дәвамында бюджет акчасына (115 мең сум бүленеп бирелә) без аның белән көрәшәбез, – дип сөйли Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин. – Авыл башында 5 гектар мәйданны трактор белән чабабыз. Узган елны чапканнан соң, бульдозерлар алып ул җирләрне яңадан тигезләп, үтереп тә чыккан идек. Быел да шулай эшләячәкбез. Әмма трактор, бульдозерлар белән генә бу эшләрне башкарырлык түгел. Балтырган хәзер кешеләрнең өй түрләрендә, бакчаларында үсә. Шуңа да, халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: әгәр дә без бергәләшеп көрәшкә чыкмасак – нәтиҗәсе булмаячак. Бер-ике төбе калып, бөтен эшләгәнне юк итәргә мөмкин. Ә бит әйтеп үткән 109 хуҗалыкның (пропис­када булмаганнар турында сүз) барысы да кайтып та йөрмиләр, ташландык йортлар да шактый. Хуҗалардан башка территориягә керергә хокукыбыз да юк. Шуңа да шул ташландык участокларының күршеләре безгә ярдәм итмәсә, балтырган елдан-ел артуын дәвам итәчәк.
 

Олы карагуҗа
Балтырган таралу турында мәгълүмат Олы Карагуҗа авыл җирлегеннән дә килеп иреште.

– Кызлар, ярдәм итегез, фашист басып кергән кебек, Карагуҗаны балтырган басып китә бит! Өй биеклеге булып чәчәк атты, инде орлыгын коярга әзерләнә, – дип яза Карагуҗа авылында яшәүче газетабызга язылучыбыз.

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә дә балтырганга каршы көрәшкә чыктылар – 100гә якын гектардан артык территория куркыныч үсемлек белән күмелгән, җитмәсә, чәчәк атарга җыена. Шул ук вакытта, берничә «зонтик»та гына да ике йөз меңләп орлык булырга мөмкин.

– Быел 85 гектардан артык мәйданны биләгән балтырган белән көрәшкә акча бүленеп бирелде. Аллаһ боерса, бу атнада эшләр башлана, – дип сөйли Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинова. – Әмма безнең көч белән генә булмый. Шәхси йортлары, бакчаларында үскән чүп белән халык та көрәшкә чыксын иде. Бергә барыбер җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булачак.
 

УРЫСБАГА
Куркынычсызлык максатларында шундый ук эшләр Яшел Үзән районының башка җирлекләрендә дә үткәрелә. Мәсьәлән, Түбән Урысбага янындагы чокыр балтырган белән күмелгән.


– Анысы гына түгел, урманнан килә таралып, – дип шәрехли Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Кайбыч урманчылыгы хезмәтенә күпме хатлар язылды, кызганычка, бернинди эшләр башкарылмый. Безнең исә урманга керергә һәм эшкә тотынырга хокукыбыз юк.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев