Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КФУ эксперты Яшел Үзән районындагы «Собакинские Ямы»дагы эре карст упкынының сәбәпләрен атады

Шушы көннәрдә Яшел Үзән районында карст упкыны барлыкка килде, аның тирәнлеге 10 метрдан артып китә, ә гомуми мәйданы 200 квадрат метр тирәсе.

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты доценты Айрат Латыйпов сүзләренә караганда, хәзер күлләр чылбырын тәшкил иткән «Собакинские Ямы»да мондый уелулар элек тә булган. Соңгысы XX гасыр уртасында була. Аларның сәбәбе шунда ки, биредә җир өслегенә тотрыксыз токымлы – известняклар, доломитлар, казан ярусының катламнары шактый якын урнашкан. Бу ярыклардан туфрак яңгыр, кар суы белән юылып чыга.

Эксперт фикеренчә, карст упкыны әле ахырга кадәр рәсмиләштерелмәгән. Киләсе этапта стеналарының җимерелүе көтелә, аларның авышлыгы текәлеген югалтачак, ә бүрәнкә – тирәнәячәк. Мөгаен, упкын урынында Мари илендәге «Морской глаз»га охшаш күл барлыкка килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев