Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каратмән мәчетенә – 30 ел

Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында «Нигъмәтҗан» мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Шунысы куанычлы, биредә мәдрәсә дә ачылды.
Иман йорты халыкка ничә ел хезмәт итсә дә, мәдрәсә биредә булмый. Һәм, ниһаять, быел янкорма салгач, аны ачу мөмкинлеге булдырыла. Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы ярдәме белән мәчеттә зур эш башкарыла. Хәзер исә ял көннәрендә ирләр дә, хатын-кызлар да чиратлашып укырга йөри. Авылның имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов һәм Бишнәдән килеп йөрүче Сөмбелә Абдуллина дин нигезләрен өйрәтә.

 

– Гыйбадәт кылу бүлмәсе 85-100 кешене сыйдырышлы. Яңа янкормада 50 кеше укый ала, бу урын шулай ук безгә Коръән мәҗлесләре үткәрү вазыйфасын да үтиячәк. Җомга көннәрендә мәчеткә 17 кеше йөри. Аллаһка шөкер, авылыбыз өчен аз димәс идем. 23 ел мәчетебезне Фәйзрахман абый Зиннәтуллин карап торды. Сәдака акчасының бер тиенен дә исраф итмичә, мәчет файдасына гына тотты. Авылыбызда динне сак лаучы һәм үстерүче дә ул булды һәм аның зур хезмәтен лаеклы төстә дәвам итәргә тырышабыз, – дип сөйли Әхтәм хәзрәт.

 

Инде бәйрәмгә әйләнеп кайтсак, кунаклар арасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән район мөхтәсибе, «Тарихи» мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм ашы алдыннан, мәчетнең тарихы белән таныштылар, яңартуда өлеш керткән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде, вәгазь, Коръән һәм намаз укылды.

Шул ук көнне авылның өлкән кешеләренә азык-төлек җыелмалары таратылды, район башлыгы һәркем белән шәхсән аралашты, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Михаил Афанасьев мәчеткә истәлекле – Шамаил кулъязмасы бүләк итте, дини учреждениене үстерүгә хәйрия кертеме ясады, шулай ук бүләкләр тапшырды.

Каратмән авылындагы матур үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Аллаһ кушып, Уразлы авылы мәчетендә дә ремонт эшләре башланды. Ахыры хәерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев