Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йөзендә – нур, күңелендә – иман

Безнең Бишнә авылында бик матур әби яши. Хәер, әби дип әйтергә тел дә әйләнми. Бу көннәрдә 85 яшен тутырса да, без аңа һаман да яратып Гамилә апа дип дәшәбез.

Аның белән аралашуы да рәхәт. Бер гайбәткә кермәс, бар сүзе уйланган, үлчәнгән. Үзе тыйнак, уңган, эшчән. Кыскасы, кулларыннан гөлләр тама. Өй тирәсе ялт иткән, эче-тышы гөлләр, чәчәкләргә күмелгән... Улы, кызы, оныклары, туганнары белән матур аралашып яши ул. Бишнәлеләрне дә үз итә. Дингә тугрылык­лы. Коръән укый, кешеләрне дә Коръән укырга, намазга өйрәткән.
Гамилә апабыз бал корты кебек һаман хәрәкәттә. Бакчасында матур чәчәкләр, яшелчә үстерә. Пешерергә дә ярата. Хоббие – бәйләү, мозаика төзү. Бу эшләр күпме сабырлык сораса да, ул сөенеп эшли. Аларны үзе өчен генә түгел, ә кешеләргә бүләк итеп бирә, күңел җылысын өләшә.
Күпме кеше аның кулы астында мәңгелек дөньяга – ахирәткә күчте.
Тыныч кына, дини бәйрәмнәрне калдырмыйча, аш үткәрүне ул бик теләп башкара. Дөньяга тынычлык сорау, кешеләрне ярату, игелек аның күңелендә. Аллаһ Тәгалә изге күңелле булганы өчен бу дөньяда ук бүләкләде дә инде аны. Дүрт тапкыр хаҗда булган хаҗиябез дә бит әле ул.
Гамилә апага алдагы көненә тыныч картлык, сөенеч-шатлыклар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Аллаһ эшләгән игелекләренең әҗер-савабын ике дөньяда күрүләрне насыйп итсен. Әмин.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев