Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җиңүнең- 77 еллыгы уңаеннан авылдашларны җыйдык

Авылыбыз уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган обелиск мәйданчыгы кабат үз янына, быел исә бөек Җиңүнең- 77 еллыгы уңаеннан авылдашларны җыйды.

 Елдагыча, исән кайтканнырның, шулай ук яу кырында ятып калган авылдашларыбызның портретларын тоткан мәктәп укучыларының "Үлемсез полк" маршы белән башланып китте әлеге көн.Тантаналы митингны, үзебезнең көчле, бәрхет тавышлы " Левитан" ыбыз Шәүкәт Миңнуллин, сугыш башлануы хәбәре белән ачып җибәрде. Әлеге сүзләрдән үк йөрәкләр кага, күзләргә яшь тула.Күңелебездән һәркайсыбыз,  әй, аллаһыбыз, илләребез тыныч кына була күрсен, диеп, теләген тели.Башлап сүз алган авыл җирлеге башлыгы  Илдус Мансур улы Саттаровның да теләге шул ук:"Дөньялар тыныч булсын, бабайларыбыз, әтиләребез кан коеп, сугышып алган тыныч илебездә, барыбыз да бәхетле яшәсәк иде"! Митингта чыгыш ясаган ветераннар советы рәисе Роза Ягудина, әфганчы сугышчы ветераннары җитәкчесе Рафаил Тагиров та Җиңү көне белән авылдашларны тәбрикләп чыгыш ясадылар.Җиңү көненә багышлап бик мәгънәле, туган илгә, Ватаныбызга багышлап мәдәният йорты, мәктәп, балалар йорты коллективлары чыгыш ясады.Мәңгелек ут кабызып, обелиск янәшәсенә яу кырында батырларча һәлак булганнар, күптән арабыздан киткән сугышчылар истәлегенә веноклар куелды.Хәтер мәңгелек, ташка уеп язылган исемнәр беркайчан да онытылмасын иде! Җиңү көне солдат боткасыннан башка була, ди мени? Быел да авыл җирлеге кызлары белән, төп кыр кухнясы пешекчесе Хәмзә Солтан улы Идиятуллин пешергән тәмле ботканы хәркем авыз итте!


Автор Розалия Ибраһимова
Алия Кульбарисова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев