Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яхшы гамәл – Аллаһ рәхмәтен алыр

Фәрит Зыятдиновның мәтди ярдәме белән бу арада Норлат җирлегендә бик күркәм эшләр башкарылган.

Гомере буе тегүчелектә эшләп, якташларын килеш ле киемле иткән, бүгенге көндә ялгызы гомер итүче олы яшьтәге Динә апа Гәрәеваның йорт тирәсен баскан клен агачларын кисеп, чис тартканнар һәм әле бу гына да түгел, профнастилдан бик матур итеп өр-яңа койма да тотып биргәннәр.
Динә апа бу яңартуларга башта каршы килсә дә, соңыннан эшләрне башкарып чыккан егетләргә үзенең рәхмәтләрен җиткергән. Шул ук егетләр зират өстендәге печәнне дә чапкан.
– Тырыш авылдашларыбызга: Рәис Гыйбадуллинга, Рәмис Мозаффаровка авыл халкы һәм җирлек башлыгы Илдус Саттаров исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез, – дип язалар Норлат авылы «Северная Звезда» Вконтакте төркемендә.

– Фәрит Ярхамович белән Илгиз Равилевичка изге гамәлләре өчен мең рәхмәт. Йөзләгән кеше битараф булган вакытта да, аларның күңел күзләре күреп, кешеләргә иң кирәкле эшләрне башкаралар. Вакытларын да, акчаларын да жәлләмиләр. Аларга көнләшүчеләр дә байтак, аяк чалучылар да бар. Ләкин алар Аллаһ кушкан юлдан изгелек кылып баралар. Шундый мәрхәмәтле якташларыбыз булганга шатланып кына торыйк, – дип шәрехли Норлатның «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Роза ханым Ягудина.
Авылда шундый ярдәмчел кешеләрнең булуы үзе бер байлык ул. Аларга саулык һәм матур гамәлләрендә җиңеллекләр, уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев