Кичә Яшел Үзән районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ресурс үзәге тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә уздырылган «Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы» республика семинарында катнашып кайтты.
Кичә Яшел Үзән районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ресурс үзәге тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә уздырылган "Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы" республика семинарында катнашып кайттык.
Бөгелмә шәһәренең техниклар йорты залына Татарстанның төрле районнарыннан шушы эшне алып баруга җаваплы мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.
Фойеда семинар кунакларын республикабызның бай
мәдәниятен күрсәтүче һәм матди булмаган этномәдәни байлык объектлары иҗат коллективлары чыгышлары һәм уникаль техникада кулдан башкарылган эшләнмәләр ярминкәсе каршы алды.
Семинарда Татарстан Республикасында матди булмаган этномәдәни байлык объектларын бәяләү буенча экспертлар һәм галимнәр чыгыш ясады. Алар тарихи мирас объектларын тасвирлау, аларны ачыклау үзенчәлекләре, һәм паспортлаштыру турында фикер алыштылар.
Семинар барышында кайбер районнарның мәдәният бүлекләре паспортлаштырылган этномәдәни объектларын тәкъдим иттеләр.
Хәзерге җәмгыятьтә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның матди булмаган мирасын ачыклауга, саклауга һәм популярлаштыруга, традицион мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу безнең традицион мәдәниятебезне саклау өчен кирәкле һәм мөһим эш.
Шушы кирәкле республика семинарына безне оештырып алып барган "Идел аръягы үзәкләштерелгән клуб системасы" җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев