Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Дуслык күпере» дәвамлы булсын

Шушы көннәрдә Мулла Иле мәдәният йортында кунакта Чувашия һәм Марий Эл республикасында яшәүче милләттәшләребез – Урмай авылының данлыклы Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр-бию ансамбле һәм Республика татар мәдәнияте үзәгенең «Рәйхан» халык фольклор коллективы булып китте.

Алар безнең Мулла Иле авылының җыр-моң яратучы тамашачысына бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.

Чувашия белән Марий Эл республикасындагы «Мишәр» һәм «Рәйхан» халык ансамбльләрен Татарстанда гына түгел, ил күләмендә, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Коллективларында төрле буын кешеләре чыгыш ясый. Аларның репертуарларында татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары чагылыш таба, дәртле биюләр, милли җырлар яңгырый.
Без бу очрашуны «Дуслык күпере» дип атадык. Кунакларны мәдәният йорты каршысында эшләп килүче «Хәзинә» фольклор ансамбле һәм «Яшьлек» бию төркеме кызлары-егетләре ипи-тоз белән, җырлап-биеп каршы алды. Фойега узгач та алар, кечкенә булса да, музей экспонатлары белән танышты, кайнар чәй, тәмле коймактан авыз итте.

– Илебездә милләтен югалтмаган, динен, иманын, гореф-гадәт, йолаларын, җырын, моңын саклаган, уртак шатлык белән яшәүче халык – безнең горурлыгыбыз! Без бергә дус булганда гына көчле. Безнең уртак кыйм­мәтләребез бар. Аларның иң мөһиме – Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык, – диде сәхнә түреннән Яшел Үзән районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев шушы искиткеч концертны оештыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде, килгән кунакларга кыскача авылыбыз тарихын сөйләп, халкының яшәеше белән таныштырып үтте. \

«Авылыбыз халкы булдыклыгы белән генә түгел, ә дини-әхлакый яктан тәрбияле булуы белән дә аерылып тора. Яңа салынган дуслык күпере өзелмәсен, туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, мәдәният өлкәсендә булган яңалыкларны уртаклашу юнәлешендә бергәләп эшлик», – диде ул.Безнең «Хәзинә» фольк­лор ансамбле дә чыгыш ясап, килгән кунакларның күңелләрен күтәрде, бәйрәмгә ямь өстәде. Сәхнәдә шушындый данлыклы халык ансамбльләре белән бер сафта чыгыш ясау безнең өчен чиксез горурлык булды. Алар кебек югары биеклектә булмасак та, җырчы кызларыбыз, таль­янчы етләребез, очып кына йөрүче биючеләребез дә кимен куймады. Без үз чиратыбызда «Кичке уен» күренешен күрсәттек. Сәхнә гөр килеп торды.

Концерт дәвамында өч коллектив та үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәтте. «Дуслык күпере» дип аталган концерт программасын халык бик яратып карады, һәркемнең йөзендә җитдилек, горурлык хисе чагылды. Өч тугандаш халыкның сәхнә осталары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән мәдәният йортына килүчеләрне ял иттерде.

Концерт беткәч тә халык таралырга ашыкмады. Тамашачылар арасында үз теләкләрен, рәхмәтләрен белдерүчеләр күп булды. Мулла Иле ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Сәлахиева шушы ансамбльләр белән күптәннән таныш булуын, күбесенең исемен белүен, безнең авыл белән бәйләнешләрен сөйләп үтте.

Норлат авылы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина: «Күрше авылдан килдек, килгәнебезгә бер дә үкенмибез. Бу очрашу кичәсе үсмерләр, яшьләр өчен тәрбия чарасы булса, безгә ихластан үрнәк алырлык бәйрәм булды. Сезнең чыгышларыгызны күптәннән карыйсы килеп йөри иде», – диде.

Шушы очрашу кичәсе безне күрше республикаларда яшәүче милләттәшләребез белән бергә очраштырып кына калмады, залда утыручы тамашачыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэсирләр, аралашу шатлыгы бүләк итте. Безгә милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде. «Дуслык күпере» дәвамлы һәм озын гомерле булсын дигән изге теләктә калыйк!

Безнең милләт халыклары
Җирдә дус булып калсын.
Дуслык җыры күкләргә дә
Өзелмәс юллар салсын.

Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев