Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ЧӘЙ ЙОРТЫНДА

Чәй йорты авыл уртасында урнашкан матур бер бина.

Аны кулланмасаң, матурлыгыннан ни файда?! Рамазан аенда мәчеттән төшкән нурга коенып утырган Чәй йортында авыз ачылса, Коръән ашлары уздырылса, бик яхшы булыр иде дә... Алай да туганнарын, авылдашларын сыйларга җай табучылар юк-юк та, күренгәли. Быел, мәсәлән, Хуҗин Ринат авыз ачтырды. Узган елларда ЛӘйсән белән Марат Миңнуллиннар бик күркәм мәҗлес уздырган иде.
Чәй йорты хуҗабикәсе Саимә ханым ахирәте Мөнирә ханым белән бинаны юып, дизенфекцияләп әзерләп куйды - кунак йорты чистарып, сафланып китте. Рәхмәт!
Ринат Хуҗин уздырган мәҗлескә дә авылдашлар теләп, ашкынып килде - уздырган ифтары кабуллардан булсын!

Кече Шырдан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев