Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 48 ел тулды, тик әле кичә генә булган сыман

Беренче укытучыбыз

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 48 ел тулды. Бу вакыт эчендә арабызда шактый билгеле шәхесләр тәрбияләнде. Уңышка ирешкән сыйныфташларыбыз безне укыткан һәм тәрбияләгән педагоглар алдында гомер буе түләп бетермәслек бурычлы дип саныйм.

Без үзебез Олы Шырдан сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына 26 бала кердек. Шуның унысы – малайлар, уналтысы – кызлар. Безне Иркә апа Сафина кабул итте. Ул чорларда мәктәптә форма киеп йөри идек.
 

Хөрмәтле укытучыбыз Иркә апа беренче хәрефләрне укырга, язарга өйрәтә башлады. Ул заманда һәр партада кара савыты тора иде. Каләм белән язабыз. Дәфтәрләр дә киптергеч бите белән чыгарыла иде. Язганнарны әкрен генә шуның белән киптерәбез. Ә өченче сыйныфта инде шариклы каләмгә күчтек. Укытучыбыз матур язуга нык игътибар итә иде. Әгәр дәфтәрне ялгыш кына пычратсаң, ямьсез язсаң аны бер төн эчендә күчереп чыккан вакытлар булгалады. Күрәсең, апабыз бик таләпчән булган. Ә дәфтәр укытучының да, укучының да көзгесе.

Иркә апа Галиулла кызы тумышы белән Олы Шырдан авылыннан. Үзләре дә балаларга белем биргән Галиулла абый һәм Фатыйма апа гаиләсендә дүртенче сабый булып дөньяга килгән. Нәсел шәҗәрәсе буенча XIX гасырның мәшһүр сәүдәгәре, меценат, күп мәчетләр төзеп калдырган, Казан шәһәренең почетлы гражданины, беренче гильдия купецы Мөхәммәтҗан Нәзир улы Казаков нәселенә килеп тоташа.
Иркә Галиулла кызы Сафина дүрт дистә ел дәверендә балаларга белем һәм тәрбия бирде. Авылдагы берничә йөз укучының беренче укытучысы була ул. Иркә апа һәр балага иҗади якын килеп, күңеленә ачкыч табып, сәләтен үстерә белде. Балаларны тирән ихтирам итте. Ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән сугарылган эчкерсез ихтирамлылык иде бу. Укучылары да аңа зур ышаныч белән карап, мөгаллимәдә булган матур сыйфатларны үзләрендә тәрбия­ләргә тырышты.

Иркә апа Галиулла кызы тормыш иптәше Мәгъсут абый белән ике ул тәрбияләп үстерде. Икесе дә югары белемле укытучылар. Бүгенге көндә Иркә апа да, Мәгъ­сут абый да, олы уллары Рәшит абый да вафат. Урыннары җәннәттә булсын. Төп нигездә Иркә апаның кече улы Ирек абый яшәп ята. Яшелчәсен үстерә, мәчеткә йөри, ялкынлы шигырьләр иҗат итә, төрле чараларда катнаша. Иркә апаның нәсел дәвамчылары – өч оныгы, җиде оныкчыгы бар. Туры килгәндә алар да төп нигезгә кайтып китә.

Без, Иркә апа Галиулла кызының укучылары, укыган мәктәп елларын искә алабыз. Шушы чорның матур мизгелләрен башымнан үткәрәм дә, гомеребезнең заяга узмаганын күреп, күңел сөенә. Безгә белем биргән укытучыларыбызның күбесе вафат инде. Берсе генә исән-сау. Ул – рус теле укытучысы Ризәлә апа.
Безгә белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырган укытучыларыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә.


Зәйнәп Гатауллина.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев