Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәлеләр халык уеннарын яңарта

Милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Бишнә авылы мәдәният йортында ел саен балалар белән «Татар халык уеннары» исемле чара уздырыла.

Бу инде матур традициягә әйләнеп бара ди­сәк тә ялгыш булмас.

– Балаларга борынгы гореф-гадәтләрне күрсәтү безнең төп бурычыбыз дип саныйм. Менә быел да өлкәннәр һәм малай-кызлар белән әлеге күркәм чараны оештырдык. Балалар белән элек апа-абыйларыбыз яшь вакытта уйнаган уеннарны уйнадык, хәтта йон эрләү остаханәсе дә оештырып алдык. Бишнә совхозында сыер савучы Мөршидә апабыз Шакирова, без аны «урман баласы» дип йөртәбез, иртән урманга төшеп, тәмле, хуш исле себерке бәйләп алып килде, сарык йоныннан җеп эрләп күрсәтте. Ахырдан ботка, коймак белән сыйландык, урман аланыннан балалар белән җыеп менгән үләннәр белән чәй эчтек. Киләсе елга да шушы чарабызны матур итеп үткәрергә насыйп булсын, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.


Билгеле булганча, Бишнә мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Быелга беренче катын ремонтлыйлар. Әлегә җылылык сис­темасын алыштырганнар, тулысы белән яңа тәрәзәләр куелган, стеналарны тигезлиләр, идәнгә плитә җәячәкләр. Ут, интернет чыбыклары яңарган. Бүгенге көндә төзүчеләр залда эшли. Аллаһ кушып, 30 августка төгәлләргә тиешләр. Яңартылган Бишнә мәдәният йортының ачылышын зарыгып көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев