Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер күрешү үзе бер гомер бит, очрашуга сәбәп табылсын

24 июнь барлык бәчек­леләрнең күңелендә якты хатирәләр булып уелып калгандыр, мөгаен.

24 июнь барлык бәчек­леләрнең күңелендә якты хатирәләр булып уелып калгандыр, мөгаен. Чөнки ул көнне бу авылда бик зур бәйрәм – Бәчек башлангыч мәктәбендә белем алучылар – авылдашлар очрашуы булды.

– Бер күрешү үзе бер гомер бит – бөтен авылдашларны җыю теләге бар иде, менә быел аны тормышка ашыру насыйп булды, – ди чараның төп оештыручысы, Бәчек авылы имамы, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Бик күңелле, эмоциональ килеп чыкты, үзебез дә аның кадәр җылы атмосфералы, хис-тойгыларга бай, күңелле булыр дип уйламаган идек. Казанда Сабантуй көне белән туры килгәнлектән, күп­ләр кайта да алмады. Очрашуда, нигездә 45-50 яшьлекләр булды һәм алар аша ишеткәннәрдер күрәсең, болай күңелле буласын белсәк, һичшиксез кайтыр идек, дип үкенүләрен белдерүчеләр дә күп. Авылдашлар Нижневартовскидан, Ульяновскидан кадәр махсус кайттылар. Хәялетдинов Газиз абыйның саратов гармунында сыздыруы гына да ни тора бит! Мәктәп ишегалдына 150дән артык кеше җыелды. Яртышар гасыр күрешмәгәннәр күреште ул көнне. Мәңге күңелләрдә уелып калырлык аралашулар, уен-көлке, җыр-моң күп булды. Яшьлекләрен искә төшереп йон да эрләделәр, кул пычкысы белән утын да кистеләр, капчыкта да йөгерештеләр. Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Халыкны матур җырлары белән генә шатландырып калмыйча, уеннарда да рәхәтләнеп катнаштылар. Тәмле пылау белән сыйландык, гөбәдия һәм төрле тәм-томнар белән кайнар чәй эчтек. Мондый авылдашлар очрашуының булганы юк иде әле, бик матур чара узды. Әле бусы тәмамланмаган да иде, инде, әйдәгез, киләсе елда да очрашабыз, дигән тәкъдим-теләкләр яңгырады. Бәйрәмнең барлык килүчеләр белән бергәләшеп башкарган «Туган тел» җыры белән тәмамлануы да бик көчле, күңелләрне ташытырлык булды. Оештыруда катнашучыларга, финанс ярдәме күрсәтүчеләргә (хәтта, үзләре кайта алмаучылар да акчалата булышты) чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Безгә төпле башлангыч белем биргән укытучыларыбыз да бик канәгать калды. Беренче укытучы гомер буе күңелдә саклана бит ул. Мин үземнең укытучым Рәхилә апа Харисованы бик хөрмәт итеп яшим, ул минем гомерем буе укытучым булып кала бирә. Хәзер дә берәр эш эшлисем булса, Рәхилә апа ни әйтер иде икән, дип уйлыйм. Кызыл кирпеч белән тышланган мәктәп бинасы да бик кадерле һәм якын. Аның белән безнең авылда үскән һәркемнең иң истәлекле хатирәләре, иң күңелле мизгелләре бәйле. Мин анда кергәләп утырам, шунда энергия алам кебек, рәхәт булып китә. Киләсе елларда да шундый күркәм очрашулар насыйп булсын иде. Мәчеткә намазга җыелышкач та рәхмәтләр ишеттем. Бу чараның авылдашларыма ошавы, якты хатирәләр калдыруы без – оештыручылар өчен зур бүләк!


Мәктәпнең тарихына килгәндә, ул заманнарда авылның иске мәктәбенә директор итеп билгеләнгән Әхмәтша Өметбаев, туганы урманчылыкта эшләгән Кайбыч урманнарыннан агач кайтартып, 1931 елда яңа мәктәп сала башлый. 1936 елда тәүге беренче сыйныфлыларны кабул иткән мәктәп, 2017 елда, ни кызганыч, укучылар өчен ишекләрен яба. Берничә бөртек бала Түбән Урысбагага йөреп укый башлый. Укытучылары Фәния Закирова да белем бирүен шунда дәвам итә. Ә менә шул, эшләгән 81 ел дәверендә аның сыйныфларында никадәр бала төпле башлангыч белем алган! Бәчеклеләр үзләре бу турыда кызыксынып, санап караганнары бармы икән?

– Минем класста 17 бала белем алды, Рәшит Сабиров та минем укучым. Ул вакытта бер бүлмәдә икешәр сыйныф утыра:
1 белән 3нчеләр һәм 2 белән 4нчеләр. Барлыгы кырыкка якын укучы була иде. Бу бәчеклеләр генә бит! Менә никадәр бала! – дип искә ала биредә 1964-1968 елларда укыткан Фаягөл апа Ситдыйкова. – 17 яшь иде миңа Бәчек мәктәбендә эшли башлаганда. Монда мин тәҗрибәле педагог­лар Рәхилә апа, Габдулла абыйлар кул астында бик күп нәрсәгә өйрәндем. Аннары кияүгә чыгып, Зеленодольскига китәргә туры килде. Гомерем буе 1нче мәктәптә эшләдем. Бу бик матур очрашу булды. Искиткеч! Шушы авыл балаларына әлеге тарихи мәктәптә белем биргән мөгаллимәләр – лаеклы ялдагы укытучыларны – Әминә Әхмәтова, Резедә Гатауллина, Хәмдия Миңнуллиналарны һәм мине уртага чакырып Рәхмәт хатлары тапшырулары, олылаулары өчен зур рәхмәт! Авыл халкына, авылны яңача матур яшәвенә күп көч, өлеш кертүче Хәйдәр Сибгатуллинга, бәйрәмне оештыруда катнашучыларга, күңелемә ямь өстәп җылы мөнәсәбәтләр белдергәннәренә, үземнең килгән укучыларыма олы рәхмәтләремне белдерәм.


Мондый очрашулар һәр авылга кирәктер ул. Бигрәк тә хәзерге ыгы-зыгылы, кара-каршы очрашып, бер-береңә бәрелеп киткәндә дә бер мәктәптә укыган якташыңны танып, сәламләшергә вакыт булмаган заманда. Бәчекнең шул кечкенә генә мәктәбендә белем алган авылдашлар әлеге күрешүдән шатлык, бай хис-кичерешләр, озакка җитәрлек күтәренке күңел, якты хатирәләр алуы шиксез.

Исәнлектә-саулыкта киләсе елларда да очрашулар насыйп булсын! Бу юлы кайта алмаганнар киләсендә һичшиксез кайтачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев