Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы

Акъегет авыл җирлегенә кергән Бакырчыда чын авылча, дөресрәге бакырчыларча, Авыл көне гөрләп узды.

Ул күркәм традиция буенча, азан әйтүдән башланды, Сабантуйның иң матур традицияләрен үз эченә алган, күркәм мөселман бәйрәмендә район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да катнашты.
– Шөкер Аллаһ Тәгаләбезгә, мөселман бәйрәмнәребез артып тора, – дип башлады сүзен Габделхәмит хәзрәт. – Бакырчы авылында берничә ел элек республикабызда иң беренчеләрдән булып мөселман балалары өчен Сабантуйны уздырганнар иде. Һәм әлеге бәйрәм ел саен оештырыла. Бу телебезне, традицияләребезне саклап, ошбу җир йөзендә без – татар халкы, башка халыкларга үрнәк булып, үзебезне бар яктан мәдәниятле, укымышлы халык икәнлегебезне танытып яши алыр өчен тагын бер ысул.
Мөселман бәйрәмендә, гадәттәгечә, халык бик күп җыелды. Тимер атларда чабышны аеруча шау-гөр килеп, җан атып карадык. Батырлар көрәше кызу узды. Ә инде үзенчәлекле уеннарга килгәндә, бакырчылылар иң көчле сызгыручы бәйгесен оештырды. Болай рәхәтләнеп, күңел булганчы көлгән юк иде әле. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да сынатмады, тавышлары тирә-күрше авылларга да ишетелми калмагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X