Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәмнәр гөрләсен, авылларыбыз яшәсен!

Олы Ачасырның ямьле күл буе инде менә ничә ел рәттән авылдашларын гына түгел, ә тирә-күршедә гомер итүче якташларны да җыя.

Соңгы елларда бу халыкның яраткан урынына әверелде. Чөнки авылда 90нчы елларда ук барлыкка килгән күлнең тирә-юне яңартылды, суга сикерү урыны барлыкка килде. Монда рәхәтләнеп ял итеп, шашлык кыздырырга мөмкин, ә тырыш ханымнар көче белән утыртылган чәчәкләр күзне иркәли. Ә инде бәйрәм уздырыр алдыннан, битараф булмаган авыл халкы ярдәме белән, берничә тапкыр чистарту өмәсе үткәрелде.
– «Корттишек күле», «Бассейн» исемен алган ясалма күл авыл халкына озак еллардан бирле хезмәт итә. Беренчесенең исеме «Корттишек» кушаматлы Габ баз абый Бикмуллин трактор белән шушы күл урынын казыганнан соң кереп калса, «Бассейн» – 90нчы елларда авылда рәис булып торган Рәис Сабитов исеме белән бәйле. Нинди генә хыяллары юк иде аның авылга килеп эшли башлаганда. «Ипподром» булдыру, авылны бассейнлы итү... Менә шул хыялларның берсе барыбер тормышка ашты, авыл бассейнлы булып калды, – дип хәтирәләрне яңарта авыл китапханәчесе Зөлфирә Касыймова.
Менә шушы күл буенда хәзер Сабан туйлары, Авыл бәйрәмнәре гөрли.
Милли бәйрәмебез быел, шөкер, оешкан төстә узды. Ә инде Авыл көне август аенда күптән күрешмәгән якташларны, сабакташларны җыйды. Һәм ул аеруча зурлап үткәрелә. Чөнки, ел да татар эстрадасының берәр танылган җырчысы кунак итеп чакырыла. Ә инде телевизордан гына карарга гадәтләнгән җырчыларны күпләрнең күрәсе килә.
Җыйнак кына ясалган сәхнәдә иң әүвәл авыл үзешчәннәре, «Зөбәрҗәт» ансамбле чыгыш ясады. Соңгысы бигрәк тә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомер буе сыер савучы булып эшләгән ханымнарыбыз, сөбеһан Аллаһ әле, гөрләп яшиләр. Җырлауларына халык та кушылып утырды. Ә инде бәйрәмне театр артистыбыз Илфат Гыйбадуллин алып барды, ул аны моңлы тавышы белән азан әйтеп башлап җибәрде. Сүз уңаеннан, Илфат республика «Татар азаны – 2022» бәйгесендә катнашып, 2нче урынны алган иде. Котлыйбыз!
Татарстанның атказанган җырчысы Рифат Зариповны кунак итеп, Олы Ачасырның иганәчеләре чакырды. Әлбәттә, бу урында туган авыллары өчен җан атып йөрүче ир-егетләребезнең исемнәрен әйтми булдыра алмыйм – Әнвәр Миңнуллин, Руслан Сәлахов, Руслан Нигъмәтҗанов, Рушан Җамалиев һәм башкалар үзләреннән мөмкин булганча өлеш кертте. Шулай ук, Әнвәр Кадыйров, Зөфәр Әбзалетдиновтан башка бер генә чара да узмый бездә. Әлбәттә, аларга авылның үсеше өчен битараф булмаган кешеләр дә бик теләп кушыла.
– Менә шулай, һәрвакыттагыча, бердәм көч белән бәйрәмне оешкан төстә уздырдык. Киләчәктә дә Авыл бәйрәмнәре гөрләсен, авылыбыз яшәсен, үссен иде. Иң мөһиме – сәламәт булыйк, – дип теләкләрен җиткерде иганәче Әнвәр Миңнуллин.
Бәйрәм чынлап та, шәп булды. Биедек тә, кушылып җырладык та, кыскасы, ел буена җитәрлек кәеф белән таралыштык. Илләребездә тынычлык булып, менә шундый очрашуларда күрешеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X