Авылларда узган Яңа ел кичәләрен барлауны дәвам итәбез.
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылларда узган Яңа ел кичәләрен барлауны дәвам итәбез.

Бишнә

Бишнә авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле узды. 30 декабрьдә бал-маскарад лотерея, концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барса, 31е көнне инде рәхәтләнеп биедек, дискотека оештырдык. Ә менә 1 гыйнварда, авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да игътибарсыз калдырмыйча, котлап чыктык. Каникуллар вакытында да балалар өчен бик күп мавыктыргыч чаралар оештырылды. Имин булсын елларыбыз һәм ул бары шатлык, тынычлык алып килсен, – ди Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.


Нет комментариев