Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Күптән түгел генә Норлат участок хастаханәсеннән диспансеризация узып кайттык.

Безне – Олы Ачасырның 10 өлкән кешесен махсус машина килеп алды, фельдшерыбыз озатып калды. Норлатта исә шәфкать туташыбыз Римма каршы алды һәм барлык тикшерүләрне дә җайлы, тиз уздык. Табибыбыз Зөфәр Хәялиев зарларыбызны диккать белән тыңлады, киңәшләрен бирде. Социаль яклау машинасы авылга алып та кайтып куйды.

Без гел зарланырга яратабыз. Менә бит, сәламәтлегебезне кайгыртып торалар, шундый шәп мөмкинлекләр бирелә. Ничек рәхмәтле булмыйсың?!

Барчабыз да исән-сау булыйк та, авырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев