Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Карагуҗа авылында соңгы көннәрдә авыл өстеннән ниндидер әйбер очып йөри.

Нәрсә дияргә дә юк инде аны, дронмы, башка әйберме, анысын белмим. Халык аптырашта, бу ни икән инде дип, куркып та куябыз. Әллә җирләребезне үлчиләрме икән дип тә шикләнәбез, алай дисәң инде алдан хәбәр бирерләр иде. Ул әйбер бары тик иртән генә оча.

 
📌📌Редакциядән. Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен без Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раи­лә Хөснетдиновага мөрәҗәгать иттек.

 
– Авылда җир участогы чикләрен күчерү бара. Шуңа да дрон очып йөрде. Алар ортофотоплан төшереп, анализ ясый. Ягъни фото ясап, фактта һәм документта булган мәгълүматны чагыштыралар. Алга таба информация кадастр палатасына җибәрелә. Һәм ялгышлыклар төзәтеләчәк, бу хакта һәркемгә язмача хат килеп ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев