28 нче апрель көнне Түбән Карамалы мәдәният йортында Халыкара бию көне уңаеннан бию фестивале булып узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

28 нче апрель көнне Түбән Карамалы мәдәният йортында Халыкара бию көне уңаеннан бию фестивале булып узды

Мулла Иле мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Яшьлек» бию төркеме «Торналар» дигән хәрби-патриотик бию һәм татар халык биюе күрсәтте, һәм 1 нче урынга лаек булды.

Молодцы егетләр, кызлар!

-Сез бу бию бәйрәмендә иң-иңнәре идегез. Өр-яңа костюмнарыгыз да, югары дәрәҗәдәге биюләрегез дә, төз буй-сыннарыгыз да, үз-үзегезне сәхнәдә тотышыгыз да, чибәрлегегез дә, елмаюыгыз да һәм тагын-тагын барысы да.
Без сезнең белән горурланабыз, яратабыз.Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

 


Нет комментариев