Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә давыл аркасында ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән

Бу кешеләрне Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Яшел Үзән районында Кызыл Яр авылында давыл аркасында  13 һәм 15 яшьлек ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән. Бу хакта Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсеннән алынган мәгълүмат буенча “Татар-информ”  хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрне уртача авыр хәлдә Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Тагын бер баланың аягы имгәнгән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск шторм ураган сильный ветер