Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерү автомобильләрен үткәрмәгән өчен штраф күләме артты

Махсус сигналлы машинаны үткәреп җибәрмәгән өчен җәза катгыйланды. Хәзер янгын сүндерүчеләргә юл бирмәгән автомобильче элеккесеннән 10 тапкыр күбрәк күләмдә штраф түләячәк яки дүрт тапкырга озаграк хокукларыннан мәхрүм ителәчәк.

Чөнки 2019 елның 26 июлендә кабул ителгән 229 номерлы федераль закон нигезендә РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.17 маддәсендәге 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Махсус цветографик схема, язу һәм билгесе булган транспорт чарасына юл бирмәү - өч меңнән алып биш мең сумга кадәр административ штраф салынуга яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга кадәр мәхрүм итүгә китерә. Шуңа күрә, янгын сүндерү машинасын күрсәгез яки ишетсәгез, юл бирергә ашыгыгыз. Штраф чәпәячәкләр дип куркудан түгел, кешелеклелек күзлегеннән чыгып караганда. Чөнки янгын сүндерүчеләр ашыгыч рәвештә чакыру буенча берәүләрнең гомерен, милкен саклап калырга ашыга.
Шундый махсус машиналарга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен искә төшереп үтәсем килә: сигналлары булган транспорт чарасы (ТС) якынлашканда, машина йөртүчеләр транспорт чарасына тоткарлыксыз йөрү өчен юл бирергә тиеш; мондый машиналарны узып китү тыела; зәңгәр төстәге ялтыравыклы маягы булган автомобиль якынлашканда, машина йөртүче тизлекне киметергә тиеш, кирәк булган очракта кичекмәстән туктарга; машина кую яки парковка өчен урын сайлаганда, махсус техника керү өчен буш урыннар калдырырга онытмагыз.
Игътибарлы һәм җаваплы булыгыз. Безнең һәрберебезнең дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ярдәмгә ашыккан кешеләр урынында булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев