Яшел Үзән

Тормышыбыз язы

Киләчәктә уртак бәхетле тормышка гел шик тудырып торган сөйгәнеңә ничек итеп ышанырга соң? Кайвакытта алга таба йомык күзләр белән бары тик тиздән тормышыбызда яз җитүенә өмет итеп атлыйсың...

Үзенә бернинди дә пычракны йоктырмый торган саф яшүсмер мәхәббәте була. Алсу белән Азатта нәкъ шундый хисләр иде. Аларны сыйныфташлары да котыртмады, хәтта укытучылар да аңлап, тыныч карады. Алар аерылмас тутый кошлар кебек гел бергә, кулга кул тотынышып йөрде.

Авырлыклар белән сынау  
Азат бик үк яхшы гаиләдә үсмәде: әтисе эчә, әнисе авыр эштә эшли һәм улын тәрбияләргә, аның белән шөгыльләнергә вакыты юк. Алсуның әти-әни­сенә бу бер дә ошамый иде, әлбәттә.
– Кара, тирә-юнеңдә никадәр шәп егетләр! – диде аңа әнисе. – Нәрсәгә сиңа ул Азат? Андый геннар белән аңардан рәтле кеше чыкмаячак.
– Ул сиңа пар түгел, – дип, әтисе дә утка керосин сипте.
Алсу үпкәли, бәхәсләшә, Азатның  бик яхшы булуын исбатларга тырыша, әмма аны аңларга да, ишетергә дә теләүче юк иде. Алар бар көчләрен куеп, яшь гашыйкларны аерырга тырышты. Бәлки бу омтылышлары тормышка да ашкан булыр иде, барысын да үзгәртерлек хәл килеп чыкты.
Фаҗига, чыгарылыш кичәсеннән соң, сыйныфташлар мәктәпне бетерүне елга буенда, арканнан суга сикереп бәйрәм иткәндә килеп чыкты. Алсу уңайсыз сикереп, умыртка баганасын зарарлады. Шуннан соң авырту һәм курку белән күп айлар узды, табиблар аның тулы тормыш белән яши алачагына гарантия бирмәде. Ул ярты ел гипска чорналган килеш хас­таханә ятагында аунады. Башта дуслары һәм сыйныфташлары аның янына көн саен килеп йөрде, тора-бара визит ясаучылар бетте, бер тугры Азат калды. Ул һәрвакыт янында булды, яңалыклар сөйләде, китап укыды, төшенкелеккә бирелмәсен өчен кулыннан гына булса да тотып утырды.
–Барысы да яхшы булачак, без җиңәчәкбез, ышан миңа, – диде ул аңа һәм Алсу ышана иде.
Шундый тугрылыкны күреп, Алсуның әти-әнисе дә кызлары белән ризалашты, алай гына да түгел, авырлыклардан куркып егет качмаса ярар иде дип өметләнделәр.

Бусагада яңа тормыш
Бәхеткә, Алсу аякка басты, әмма аңа моның өчен бер ел кирәк булды һәм көллияткә керә алмам инде дип борчылды.
– Син барысын да булдырасың, ышан миңа, – дип үсендерде аны Азат.
Чынлап та шулай килеп чыкты, Алсу студент булды. Ул вакытта инде Азат беренче акчаларын эшли, аны гаражга автослесарь ярдәмчесе итеп алдылар. Аның беркайчан да укуда гаме булмады, ә эшләргә ярата иде. Машиналар янында кечкенәдән кайнашты. Хәзер дә бөтен буш вакытын гаражда уздырды, моторларны бик тиз өйрәнде һәм алар буенча яхшы белгечкә әйләнде.
Үзенең йөкле булуын Алсу кулына диплом алгач белде. Һәм ул әлеге көн гомергә алар өчен үзенчәлекле булачак, дип уйлады. Дөрес, әлегә гаилә юк иде, әмма үзләренең тиздән өйләнешәчәкләренә кыз шикләнми, чөнки алар бер-берсен өзелеп ярата.
Алсу, әти-әниләре шатланыр, дип өметләнде. Чөнки алар инде Азатка ияләшкән һәм мөнәсәбәтләренә каршы түгел иделәр. Тик хәбәрне бер дә ошатмадылар.
– Акылдан яздыңмы! –  дип кычкырды әнисе, йөкле булуын ишеткәч һәм йөрәгенә тотынды. – Әле үзең дә бала гына!
– Башта эшкә урнашырга, аякка басарга кирәк... – дип күтәреп алды әтисе. – Кайда яшәргә уйлыйсыз? Баланы нинди акчага үстермәкче буласыз?
Иң якын кешеләренең ярдәм итмәве һәм аңламавы Алсуны бик гарьләндерде. Ярый әле Азаты бар янында, ул һәрвакыттагыча аны тынычландырырга тырышты:
– Без өйләнешәбез һәм фатир арендалыйбыз, – диде ул. – Бернәрсәдән дә курыкма.
Сөйгәне янында булганда Алсу бернидән дә курыкмады. Ул алда булачак зур тормыштагы кыенлыклар турында уйлады. Кызга, бәхет өчен, проблемаларны җиңү өчен мәхәббәтнең булуы да бик җитә кебек тоелды.

«Ачыгыз, полиция»
Туйдан соң яшьләр фатир өчен түләп яши башладылар һәм беренче вакытларда Алсу бәхетнең җиденче катында йөзде. НиҺаять алар Азат белән бергә  һәм аларны беркем дә аера алмаячак!

Гөлнара Вәлиева сөйләде.

Тулырак газетаның җомга санында (№72).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: