Тагын 49 татарстанлы Covid-19 авыруы белән авырды, җиде очрак читтән кертелгән
Яшәеш

Тагын 49 татарстанлы Covid-19 авыруы белән авырды, җиде очрак читтән кертелгән

Соңгы тәүлек эчендә 49 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе белән авырый, шул ук вакытта җиде кеше вирусны республикадан читтә эләктергән. Калган 42 очрак – контактта булган.

"14 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Күпчелек очраклар Казанга (30) һәм Яр Чаллыга (10) туры килә. Тукай районында — дүрт, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим районнарында берәр авыру ачыкланган.

15 августка булган мәгълүматларга караганда, төбәктә 24,7 мең кеше чир йоктырган, 21,7 мең кеше терелгән.


Нет комментариев