Васильево район хастаханәсе баш табибы, кардиолог, югары категорияле табиб Рәис Фасахов белән хастаханәнең бүгенгесе, медицинадагы үзгәрешләр һәм сәламәтлекне саклау турында сөйләштек.
– Рәис Рафикович, иң элек Васильево район хастаханәсе турында сөйләп китегез әле. Бүген күпме кешегә хезмәт күрсәтәсез? Ремонт эшләре ничек бара?

– Хастаханәнең стационары Казан белән Яшел Үзән арасындагы 40 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бу территориядә авыл халкы да, дача хуҗалары да шактый. Стационарның дүрт катлы бинасы 1980 елда төзелгән.
2019 елга кадәр биредә капиталь ремонт үткәрелмәде, бары тик косметик төзекләндерү эшләре генә башкарылды. Зур эш 2019 елда башланды. Башта тәрәзәләр алыштырылды, диварлар җылытылды, ашханә блогы һәм подвалның бер өлеше ремонтланды. Аннары эшләр дәвам итте: 2023 елда дүртенче кат, 2024 елда өченче кат яңартылды. Хәзер икенче каттагы эшләрне тәмамлап киләләр, беренче катта да ремонт бара. Киләсе елда бинаны тулысынча төзекләндереп бетерербез дип өметләнәм.
– Ремонттан соң пациентлар өчен нинди уңайлыклар тудырылды?
– Үзгәрешләр бик зур. Палаталар якты, иркен, уңайлы булды. Һәр палатада, зурмы ул, кечкенәме, санитар бүлмә бар. Мәсәлән, кардиология урнашкан өченче каттагы зур палатада да нибары дүрт кеше ята. Пациентлар өчен шартлар элеккеге белән чагыштырганда күпкә яхшырды. Ремонтның сыйфаты да канәгатьләнерлек.

– Хастаханәдә нинди тикшеренүләр үткәрергә мөмкин? Белгечләр җитәме?
– Төп тикшеренүләрне үзебездә үткәрәбез. Электрокардиограмма, йөрәк, кан тамырлары, корсак куышлыгы, бөерләр һәм башка органнарга УЗИ үткәрәбез. Ультратавыш диагностикасы белән өч табиб шөгыльләнә. Өч УЗИ аппаратыбыз бар, шуңа күрә әлеге тикшеренүләр буенча җитди кыенлыклар юк.
Әлегә стационарда рентген аппараты булмау – бер мәсьәлә. Ул хәзер поликлиникада гына бар. Беренче каттагы ремонтны тәмамлагач, рентген кабинеты өчен урын әзерләргә планлаштырабыз. Кадрларга килгәндә, хәл чагыштырмача тотрыклы. Стационарның кардиология бүлегенә кардиолог җитми. Әмма бу мәсьәләне хәл итүгә өмет бар.

– Пациентлар арасында нинди авырулар еш очрый?
– Беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Онкологик һәм эндокрин авырулар да аз түгел. Аеруча икенче типтагы шикәр диабеты белән чирләүчеләр саны артты.
Мин 1991 елда бу хастаханәгә терапевт булып эшкә килдем. Ул вакытта эндокринология буенча укып, берничә ел терапевт вазифасын эндокринолог эше белән бергә алып бардым. Шикәр диабеты очраклары хәзергедәй күп түгел иде. Моңа яшәү рәвеше, туклану, әйләнә-тирә мохит тәэсир итәдер дип уйлыйм. Хәзер гипертония белән шикәр диабетының бергә очравы да еш күзәтелә.
Авыл кешеләре белән шәһәрдә яшәүчеләр арасында сәламәтлеккә караш ягыннан элеккеге аерма да әкренләп юкка чыкты. Хәзер авыл халкы да үз сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә, табибларга мөрәҗәгать итә.

– Сез медицина юлын ничек сайладыгыз? Гаиләгездә табиблар бар идеме?
– Гаиләмдә медицина хезмәткәрләре юк иде. Бу һөнәр турында сигезенче сыйныфта укыганда җитди уйлана башладым. Безнең күршедә табиблар яшәде, аларның эше, кешеләргә ярдәм итүләре тәэсир иткәндер. Аннан әнием дә еш авыргач, аңа ярдәм итәсем килде. Мәктәптән соң медицина институтына укырга кердем.
Институтны 1990 елда тәмамладым, Республика клиник хастаханәсендә интернатура уздым. Ә 1991 елның 19 августында Васильево хастаханәсенә терапевт булып эшкә килдем. Бу датаны әле дә яхшы хәтерлим. Башта кардиология бүлегендә эшләдем, үз һөнәремне бик яраттым. Баш табиб булу турында уйлаганым да юк иде.
Әмма 1999 елда ул вакыттагы баш табиб Казанга югарырак вазифага күчкәч, миңа аның урынын тәкъдим иттеләр. Карар бик тиз кабул ителде. Башта административ эшкә ияләшү җиңел булмады, чөнки минем өчен иң якыны – пациентлар белән эшләү иде. Соңрак кабат кардиологиягә кайттым. Хәзер дә баш табиб вазифасын башкару белән беррәттән, пациентларны дәвалыйм. Ремонт, хуҗалык мәсьәләләре дә игътибар таләп итә, ләкин үземне иң элек табиб итеп хис итәм.

– Сезнең хәтердә аеруча нык уелып калган пациентлар бармы?
– Әлбәттә. 1990 елларда миннән бер яшькә генә олырак пациент дәваланды. Аңа дилатацион кардиомиопатия диагнозы куелган иде. Йөрәге зурайган, йөрәк җитешсезлеге көчәйгән. Ул башта инфаркт кичергән дип уйланган, әмма чын сәбәп миокардит булгандыр, дип фаразладык. Безнең бүлектә берничә тапкыр ятарга туры килде.
Ул вакытта мондый авыруларның фаразы бик начар иде. Кызганыч, биш ел чамасы вакыт узгач, ул вафат булды. Аның соңгы төнен, ярдәм итәрлек чаралар калмаганын аңлауны әле дә хәтерлим. Яшь кешеләрнең гомерләре өзелү бигрәк тә авыр. Әмма медицина да бер урында тормый. Элек йөрәк өянәгеннән соң күп пациентларның гомере өзелә, исән калганнарының да күбесе инвалид булып кала иде. Хәзер яңа дарулар, заманча технологияләр бар. Элек коткарып кала алмаган күп кешеләргә бүген ярдәм итәргә мөмкин.
– Сәламәтлекне саклау өчен райондашларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң элек кан басымын даими үлчәргә кирәк. Гипертония – бик мәкерле авыру. Кеше үзен яхшы хис итәргә, бернәрсәсе дә авыртмаска мөмкин. Әмма кан басымы югары булып, ул моңа игътибар итмәсә, вакыт узу белән инсульт, инфаркт, йөрәк яки бөер җитешсезлеге кебек җитди өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Кан басымы югары икәнен белгән кеше табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм билгеләнгән дәвалануны үтәргә тиеш.
Кайберәүләр дару эчеп, үзләрен яхшы хис итә башлагач, аны үз белдекләре белән туктата. Бу дөрес түгел. Гипертонияне контрольдә тотарга мөмкин, әмма ул үзеннән-үзе юкка чыкмый. Тозны чикләү, төнлә җитәрлек йоклау, дөрес туклану да мөһим. Диспансеризацияне дә читкә кагарга ярамый. Даими тикшеренүләр авыруларны башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итә. Вакытында ачыкланган авыруны дәвалау күпкә җиңелрәк.

– Үзегез сәламәт яшәү рәвешен алып барасызмы?
– Спорт белән шөгыльләнергә вакыт җитми, кызганыч. Әмма туклануны мөмкин кадәр тәртиптә тотарга тырышам. Җәй көне минем өчен иң яраткан шөгыль – дача, бакча. Алты сутый җирем бар, анда эш һәрвакыт җитәрлек. Җирдә эшләү, саф һавада булу миңа ял да, рәхәтлек тә бирә.
– Юбилеегыз якынлашкан көннәрдә үткәннәргә күз салсак, тормышыгыздан канәгатьме?
– Гомумән, язмышыма үпкәм юк. Миңа һәрвакыт яхшы кешеләр очрады. Мәктәптә укытучыларыбыз бик әйбәт иде, аларга күп нәрсә өчен рәхмәтлемен. Медицина институтында да дус, тату төркемдә укыдык. Институтны тәмамлауга 35 ел тулуны узган ел билгеләп үттек, һаман аралашабыз, очрашабыз.
Табиб һөнәре җиңел түгел, әмма минем өчен ул – чын миссия. Кешеләргә ярдәм итә алу, аларның сәламәтлеген яхшырту – эшемнең иң мөһим өлеше. Медицинадагы үзгәрешләрне күрү дә куандыра: бүген күп кенә авыруларны элеккегә караганда нәтиҗәлерәк дәвалап була. Иң мөһиме – кешеләр дә үз сәламәтлекләренә җаваплырак карасын иде.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Юбилеегыз белән котлап, үзегезгә дә сәламәтлек, күңел көрлеге, җаваплы хезмәтегездә бары уңышлар телибез.
Нет комментариев