Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклау әһәмиятен искә төшерде

Татарстан Рәисе туган телләрне саклауның һәм аларны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. Бу хакта ул быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көне уңаеннан үзенең МАКСтагы каналында язды.

Миңнеханов үз постын татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт турындагы юллары белән башлады.

Татарстан Рәисе яңа бәйрәмнең күпмилләтле Россиянең бай мәдәни мирасына багышлануын билгеләп үтте.

«Татарстанда бу төрлелектә бердәмлек аеруча якты сизелә, республикада 175 милләт вәкиле тынычлыкта һәм татулыкта яши. Аларның һәрберсе өчен үз туган телен саклап, аны буыннан-буынга тапшыру мөһим», – дип язды Миңнеханов.

 


Нет комментариев