Яшел Үзән

«Нәрсә яхшы булган, сыерым үлде дим бит!»

Совет чорында авылыбыз фермасында мал караучы һәм сыер савучы булып эшләгән Ренат исемле озын буйлы, нык бәдәнле, чибәр егет бар иде.

Ул өлкәнәеп кенә күрше авылдан өйләнде. Шулай кияү булып барган бу, өстендә кара кәчтүм-чалбар, ак күлмәк кигән. Чәйләр эчеп алгач, кемгә нәрсә, бит, фермагызны карап кайтыйм әле, дип чыгып китә. Бик текә генә килеп баса, буй-сын обком кешеләренеке шикелле, төшке ашка кайтырга чыккан ферма кызлары, Ренатны күреп, тикшерүче килгән, диеп, тизрәк кире кереп, җыештыра башлыйлар. Аннары, кем икәнен белеп алгач, рәхәтләнеп көлешәләр!

Авылыбыз көтүен көткән, фермада маллар караган Госман абый бик тиз сөйләшә, шуңа да сүзен аңлап бетереп булмый иде. Эштән кайтып килешли , бер авылдашыбыз очраган. Госман абый ашыга-ашыга сөйли, ди. Сүзсез барсам яхшы түгел, диеп, бернәрсә аңламаса да, ияреп барган кеше : «Әйе, әйе, яхшы булган» ди, икән. Госман абый, шылт туктаган да: «Нәрсә яхшы булган, сыерым үлде, дим бит», диеп, ачуланып китеп барган!

Безнең совхоз үзенең җиләк-җимеш бакчалары белән данлыклы иде. Алма бик уңа иде, ул алма дәүләт планын тутырырга да, тирә-күрше авыл-шәһәр халкына да җитте. Билгеле инде, җәйге җимеш уртак, диеп, караңгы төшкәч тә кәсеп итү өчен алма җыя иде халык. Шулай берсендә Әминә апа да иптәшләре белән бара, өстенә кара халат, караңгы төстәге яулыгын бәйли. кирәк бит, шулчак берничә кизү торучы авыл хуҗалыгы белгечләре йөри. Караңгыда аны мал табибы күреп ала, шыпырт кына тор, диеп, аңа бармак селки Әминә апа. Мал табибы караңгыда, үзе күренмичә, бары алтын тешләре генә ялтырап торган апага, сүзсез генә карап тора да, беркем дә юк, диеп китеп бара!

Фермадагы уку почмагына газета-журналлар, сирәк кенә китаплар алып бара идек. Госман абый шулчак яратып калдымы шигырь китаплары укырга, без бармый башлагач та, әле ул вакыт китапханәбез авылның бер читендә, ашыгып килеп керер иде дә, шигы, шигы, диеп, сөйләргә тотына иде. Ул чак шигырь китаплары 2,3,5 тиен тора иде, бик юка. Кайсын аласың, диеп, бер уч китапны сузуым була, барысын да алып чыгып йөгерә. Соң, язмадым, бит, әле, дигәнгә дә карамый, кул гына селки иде, алып киләм, диеп!

Әминә апа Казанның Бауман урамы буйлап йөри икән. Хәтерләсәгез, ике яклап тротуардан халык ташкын булып агыла иде. Әминә апа әллә шаяртып, әллә чынлап каршысына очраган парлылар белән, исәнмесез, диеп, узып китә икән! Тегеләре бер-беренә карашып, бу, кемең булды, диеп, бер-берсенә карашып туктап калалар, ди!

Кичке сигезгә кадәр эшләгән яшь чакларым. Күңелгә ошамаган егет-җилән иярмәсен, диеп, ишектән чыгуга элдертәм генә. Үзебез урамга кергәч кенә, уфф, диеп, сулыш алуым булды, кемдер шап итеп ике кулын җилкәмә салды. «Кит, әле», диеп бар көчемә кычкырып, кискен итеп әйләнеп куйган идем....баш табиб булып эшләгән Наил абыйның ауга йөри торган зур соры эте икән. Ул да акрын гына китеп барды, мин дә суларга да куркып, менә сиңа егеееет, диеп кайтып тайдым!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: