Лаос премьер-министры Салэмсай Коммасит Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында элек Казан зооботаника бакчасына тапшырылган Сахар һәм Удача филләренең язмышы белән кызыксынды. Бу хакта «Макс»та Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Галимова билгеләп үткәнчә, аралашу стандарт протокол буенча бармаган, чөнки Лаос җитәкчелеге филләрнең язмышы белән кызыксына. Премьер-министрга хайваннар турында видеоязма күрсәткәннәр.
Рөстәм Миңнеханов хайваннар Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең дә казанышына әверелгәнен сөйләде.
«Сезнең ике искиткеч бүләгегез — Сахар һәм Удача филләре. Алар чыннан да Татарстанның зур казанышларының берсе генә түгел, ә бөтен Россиянең казанышы. Бик күп туристлар килә», — диде республика Рәисе.
«Бәхетлеләр!» — дип комментарий бирде Премьер-министр филләр төшкән кадрларны күреп.
Татар-информ
Нет комментариев