Состав Бөек Устюгтан 8 ноябрьдә юлга чыгачак һәм сәфәр вакытында илнең 65 шәһәренә керәчәк. Казанга ул 14 декабрьдә киләчәк һәм Үзәк вокзал янында өч сәгатьтән артык торачак.
Казаннан ике көн элек, 12 декабрьдә, поезд Яр Чаллыда тукталачак.
Программага билетлар сату поезд килүгә бер ай кала башлана — якынча 12 һәм 14 ноябрьдә, аларны РЖД сайтында рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Нет комментариев