Татарстанлыларны автомобиль йөртү хокукыннан вакытлыча алимент буенча бурычлар, түләнмәгән административ штрафлар һәм башка берничә очракта чикләргә мөмкиннәр.
Шул ук вакытта закон машина йөртүчене транспорт чарасын куллануда чикләргә ярамый торган очракларны да караган.
Вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кертелми:
- автомобиль гражданин өчен төп керем чыганагы булса, чөнки транспорт чарасын йөртүне тыю аны эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк;
- машина кешегә һәм аның гаиләсенә гади тормыш эшчәнлеге өчен кирәк булса, чөнки алар җәмәгать транспорты булмаган яки аның мөмкинлекләре бик чикләнгән районда яшиләр;
- транспорт чарасы машина йөртүченең яки аның карамагындагы кешенең инвалидлыгы аркасында кулланылса;
- гражданинның бурычларының гомуми күләме 10 мең сумнан ким булса;
- бурычлыга аның бурычларын үтәү буенча рәсми рәвештә кичектерү яки аерып түләү бирелгән булса.
Татар-информ
Нет комментариев