Яшәеш

Инвалидлар өчен парковка урыннары турында «Халык инспекторы»на 47 мең тапкыр хәбәр иткәннәр

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак сөйләде.

«Татарстанлылар аз хәрәкәтле гражданнарның хокукларын яклау өчен «Халык инспекторы» кушымтасын актив кулланалар. Тик «Инвалидлар өчен урыннарда парковка» категориясе буенча гына кулланучылар 47 меңнән артык гариза юллады. Инвалид коляскасындагы кеше өчен якындагы парковка – тормыш зарурлыгы. Кулланучылар аз хәрәкәтле гражданнарның санлы сакчыларына әверелделәр», – дип ассызыклады ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Клонцак.

Ул тротуарда ташланган автомобиль сәламәт кеше өчен гади генә комачаулык, ә инвалид яки балалар арбасындагы әни өчен – тормышка куркыныч тудыручы объект дип билгеләде.

Татар-информ


Нет комментариев