Бүген Яшел Үзәннең В. Х. Хазиев исемендәге 7нче лицеенда махсус хәрби операциядә һәлак булган ике чыгарылыш укучысы — Денис Майоров һәм Иван Торицын истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм «Герой парта»сы булдырылды.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Денис Николаевич Майоров 1987 елның 14 октябрендә Яшел Үзәндә туган, 2003 елда лицейның 9нчы сыйныфын тәмамлаган. 2022 елда мобилизацияләнгән. 2025 елның 4 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Иван Иванович Торицын 1996 елның 28 маенда туган. 2024 елның сентябрендә контракт төзеп, Ватанны сакларга киткән. 16 октябрьдә хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган. Үлгәннән соң «За отвагу» медале белән бүләкләнгән.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Нигъмәтуллин, шәһәр Советы депутаты Ильмира Фатыйхова, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм лицей директоры Наталья Луканина катнашты.
Мемориаль такта һәм «Герой парта» — батыр якташларыбызның исемнәрен саклау, аларның каһарманлыгын киләчәк буыннарга җиткерү символы. Геройларны онытмыйк!
Нет комментариев