Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барыбыз да чаңгыга!

Кыш рәхәтләнеп чаңгы, чана шуар чак. Яшел үзәнлеләр өчен саф һавада чаңгы шуу мөмкинлеге зур, тирә ягыбызны урманнар уратып алган, ә инде махсус юлдан шуарга теләүчеләр “Маяк”спорт комплексына килә.

Кыш рәхәтләнеп чаңгы, чана шуар чак. Яшел үзәнлеләр өчен саф һавада чаңгы шуу мөмкинлеге зур, тирә ягыбызны урманнар уратып алган, ә инде махсус юлдан шуарга теләүчеләр “Маяк”спорт комплексына килә. Узган ялда исә Мирный халкын бәхет басты: яңа модульле чаңгы базасы һәм яктыртылган трасса ачылды.

Әлеге объект “Мирныйга барабыз” шәһәр проекты кысасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән җәен төзелә башлаган иде. Моның өчен муниципаль бюджеттан 12 млн. сум акча бүленеп бирелде. Көннән-көн үскән Мирный микрорайоны бүгенге көндә шәһәрнең иске өлешенән калышмый. Шулай да ул төзекләндерү буенча игътибардан читтә кала иде. Шуңа да шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимовка бистә халыкыннан инфраструктураны яхшырту буенча сораулар күп килә. Биредә территория спорт, балалар өчен, ял итү һәм башка берничә зонага бүленәчәк. Киләчәктә бөтен чаралар яңартылган  парк зонасында үтәчәк. Кыскасы, рәхәтләнеп ял итү өчен яңа урыннар пәйда булачак, ниндиләр икәнлегә әлегә сер булып калсын, чаңгы базасына әйләнеп кайтыйк.

Яңа чаңгы комплексында профессиональ йөрүчеләр һәм гади халык өчен дә бөтен уңайлыклар бар. Кирәкле барлык җиһазлар белән тулыландырылган. Өч чакрымлы яктыртылган юлда тюбинглар (безнеңчә әйтсәк, ватрушка) белән шуу өчен тау һәм электрон күтәргеч бар. Килгән халыкка уңайлы булсын дип душ кабинасы эшли, яшел үзәнлеләргә йөз комплект чаңгы әзерләнгән.

Моннан тыш базада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә чаңгыда йөри ала. Инвалид балалар белән халыкара класслы спорт остасы һәм Россия чемпионы Евгений Белов шөгыльләнә. Ачылу тантанасында катнашкан район башылыгы Александр Тыгин да үз фикерен җиткерде:

-Бүгенге чараны Мирный үсешенең бер өлеше дисәк тә ярый. Ял көннәрендә “Маяк” спорт комплексына өч меңгә якын кеше килә һәм чаңгы шуар өчен урын кысан иде. Биредә урыны да бик әйбәт, янәшә торак йортлар, өч мәктәп. Монда бит чемпионнар гына үстерергә кирәк дигән максат юк, ә төп бурыч гади халыкны спортка җәлеп итү. Тормышка ашырасы, Мирный үсешенә кыгылышлы грандиозный проектлар бихисап.

Шәһәрдә тагын бер спорт объекты ачу ял итү урыны булып кына калмыйча, әле яңа гына чаңгыга аяк баскан яшь талантлы спортчыларга мөмкинлекләр бирәчәк. Биредә шулай ук төрле ярышлар да уздырылыр дип көтелә.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев