Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аерылышабыз. Йорт кемгә кала?

– Минем соравым шундыйрак, өйләнгәнче йортым бар иде, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштергәч, мин йорның яртысын хатыныма бүләк иттем. Ә инде бер елдан соң тулысы белән. Хәзерге вакытта гаиләбез аерылышуга таба бара. Аерылышу вакытында бүләк ителгән килешүне юкка чыгара аламмы? Яки йортым тулысы белән хатыныма каламы?

– Сезнең ситуациядә бар да алай ук начар түгел әле. Чөнки өйләнешкән вакытта сатып алынган барлык нәрсә дә икегә бүленә (балалар булган очракта алай түгел). Йортны тулысы белән хатыныгызга бүләк итүегезгә карамастан, ул сезнең уртак милек булып санала. Һәм шуңа да аерылышу вакытында сез йортның яртысына дәгъва кыла аласыз. Әлбәттә, суд аша бүлергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев