Яшел Үзән

2019-nCoV вирусының төп дошманы – чиста куллар

Узган елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә пневмония авыруы таралуга бәйле коронавирусның яңа штаммы 2019-nCoV ачыкланды. Хәзерге вакытта әлеге инфекция чәчәк атуын дәвам итә. Яңа авырулар теркәлеп тора. Хәтта үлем очраклары да бар. Нинди авыру соң ул – коронавирус 2019-nCoV?

Бу хакта безгә Яшел Үзән районында «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе белгечләре аңлатма бирә.
Коронавирус – күбесенчә хайваннарга зарар китерә торган вируслар төркеме, тик кайбер очракларда алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Шушы ук төркемгә авыр кискен респиратор синдром (Sars) һәм Якын Көнчыгыш респиратор синдромы (Mers) куркыныч вируслары да керә. 
Хәзерге вакытта инфекциянең төп чыганагы – авыру кеше, шул исәптән инкубация чорында булганнар. Ә ул 2-14 көн тәшкил итә.
Инфекция авыру кешедән, нигездә, ютәлләгәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә бүлеп чыгарылган селәгәйнең вак тамчылары аша күчә. Шулай ук пычрак куллар белән авыз, борын яки күзләргә кагылганда да йога ала.
Вирусны төрле яшьтәге кешеләр эләктерергә мөмкин. Әмма, башка вируслы респиратор авырулар кебек үк, ул иммун системасы зәгыйфь булганнар өчен аеруча куркыныч.
Коронавирусның симптомнары: репродуктив булмаган коры ютәл, температура күтәрелү, баш һәм мускуллар авырту, гомуми хәл начараю.
Зарарлану мизгелләренең 6-8нче көннәренә сулыш алу кыенлаша, диарея, күңел болгану, косу башланырга мөмкин. Әлеге симптомнар тән температурасы күтәрелмәгәндә дә күзәтелә.
Зарарлану куркынычын киметү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Кулларны сабын яки спиртлы сыекчалар белән еш юарга. Юыну вакыты 20 секундтан да ким булмаска тиеш;
Пычрак куллар белән авызга, борынга һәм күзләргә кагылмаска;
Авыру билгеләре булган кешеләр белән мөмкин кадәр аралашмаска;
Дезинфекция чараларын ешрак уздырырга, тузанны сөртеп торырга;
Бинаны даими җилләтергә;
Инфекция очраклары теркәлгән урыннарга бармаска;
Кеше күп йөри торган урыннарда, транспортта йөргәндә, бер тапкыр файдаланыла торган битлек кияргә. Аны һәр 2-3 сәгать саен алмаштырырга.
Әгәр дә соңгы ике атнада Кытайда, яисә аңа якын-тирә төбәкләрдә булгансыз яки инфекция таралу куркынычы булган урыннардан кайтучылар белән аралашкансыз, һәм үзегездә югарыда күрсәтелгән билгеләр сизгәнсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: