Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йорт нигезе җимерелгән, яшәүчеләр күчерелгән

18 октябрьдә Фрунзе урамының 1нче йортында 6нчы подъезда фундамент блоклары җимерелә.


Урында ук Башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Сапожников гадәттән тыш хәлләр комиссиясе белән ашыгыч киңәшмә үткәрә. Аның нәтиҗәсендә 15 фатирда яшәүчеләрне күчерергә кирәк дигән карар кылына. Подъезд ябыла, коммуникацияләр туктатыла. Бу хакта район Советының матбугат үзәге хәбәр итә.
“Арт-Проект” эксперт оешмасы белгечләре җимерелгән урында нигезне ныгытырга керешкән. Якынча мәгълүматлар буенча төзекләндерү эшләре 7-10 көн дәвам итәчәк. Әлеге хәлнең төгәл нәрсәдән килеп чыгуын экспертиза нәтиҗәләре күрсәтәчәк. Фатирлардагы милекне саклау өчен тәүлек әйләнәсе полиция посты кизү тора.

Фото http://m.znaikak.ru алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев