Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр сынатмады, сайлау оешкан төстә узды

Көтеп алынган дата 8 сентябрь - Татарстан Дәүләт Советына сайлау көне дә узып китте. Яшел Үзән халкы өчен ул истә калырлык булыр, мөгаен.

Бәйрәм 7 сентябрьдә үк иртән “Маяк” спорт комплексында Шорин исемендәге марафон белән башланып китте. Елдагыча традицион йөгерү оешкан төстә үтте. Һәм, барчабызга да билгеле булганча, бу көнне яшел үзәнлеләр Шәһәр көнен билгеләп үзды. Һава торышы да шәп иде. Көн буена сузылган чаралар “Авангард” стадионында аллы-гөлле салют белән тәмамланды.
Яшел үзәнлеләр сайлауда да активлык күрсәтте. Гаиләләре белән сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәүчеләр күп иде. Төштән соң бар халык Мирный бистәсендәге мәйданда “Яшел Үзән. Мәйдан. Шашлык” сезонын ябу бәйрәменә юл алды. Гаилә белән табигать кочагында ял һәм бәйрәм итеп, тәмле шашлык ашап, күңел ачты. “Рок острова” төркеме бөтен мәйданны кыздырды. Сайлау көне салют белән тәмамланды.
Илсөя Завилейская фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X