Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мулла Илендә мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

Бүген Мулла Иле халкы өчен зарыгып көтеп алынган вакыйга булды. Ниһаять, капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды.

Мулла Иле мәдәният йорты гөрләп эшләсә дә, бинасы таушалган иде инде. Быел аларны бәхет басты, биредә зурдан кубып, капиталь төзекләндерү уздырылды. Һәм менә Яңа ел алдыннан зур бәйрәм булды, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Кунакларны авылның оста баянчылары каршы алды. Ә концертны сәхнәне дер селкетүче, авылның киләчәге булган “Яшьлек” төркеме татар биюе белән башлап җибәрде.
Мулла Иле халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев та килгән иде.
-Җирле коллектив, нинди талантлы яшьләр, чын артистлар, афәрин! Зур бәйрәм бүген. Мәдәният йорты искиткеч, бөтен мөмкинлекләр бар, рәхәтләнеп эшләгез. Мондый программа өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Алда әле эшлиселәр бихисап, тирә-юньне төзекләндерәсе, матурлыйсы бар, – диде ул һәм бинаны яңартуда зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл халкына Казан артистлары искиткеч матур концерт бүләк итте.
Тулырак язманы гыйнвар аеның беренче саннарында укырга мөмкин булачак.
Илсөя Завилейская фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3999

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев