Әлеге витаминлы десерт кышкы салкын көннәрдә бик тә тәмле булачак.
Кирәк була:
Слива – 2 кг
Шикәр комы – 300 гр
Лимон согы - 20 мл
Какао-порошогы – 60 гр
Сливаның пешеп, изелеп торганын җыярга кирәк. Җимешне юабыз, төшләрен алабыз. Ваклап турагач, калын төпле кәстрүлгә салабыз. Шикәр комы һәм лимон согы өстибез, вакыт-вакыт болгатып алырга онытмагыз. Иң ахырдан какао порошогы (кибеттән алганда арзанлысына кызыкмагыз, сыйфатлы булсын) өстибез. Ике-өч минут утта тотканнан соң, плитәдән алабыз.
Блендер ярдәмендә массаны ваклыйбыз, слива боламыгы килеп чыга. Пюрене чиста, коры банкаларга салабыз да, капкачлап ябып куябыз. Караңгы урында сакларга киңәш ителә.
Нет комментариев