Соңгы кыярлардан рассольник ашын әзерләү өчен менә мондыен ясамыйча калганнар өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез.
Тәмлетамак

Соңгы кыярлардан рассольник ашын әзерләү өчен менә мондыен ясамыйча калганнар өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез.

Банкалар ябып арыгансыздыр инде, дуслар.

Кирәк була:

  1. *кыяр – 2.5 кг
  2. *арпа ярмасы – 2 стакан
  3. *кишер – 1 кг
  4. *суган – 1 кг
  5. *помидор – 1 кг
  6. *болгар борычы – 0.5 кг
  7. *тоз – 100 гр
  8. *сыек май – 200 гр
  9. *аш серкәсе – 150 гр.

Иң беренче эш итеп, ярманы юабыз да, суда тотабыз. Аннан барлык яшелчәләрне турап, кишерне уып, 40 минут пешерәбез. 5 минут калганда аш серкәсен өстибез һәм стерильләштерелгән банкаларга ябып куябыз.

#очлыкүзлекамерам


Нет комментариев