Акъегет авылында яшәүче Рәшидә ханым Бургановадан, «телеңне йотарлык» тәмле кабак кайнатмасы (варенье) рецепты
Тәмлетамак

Акъегет авылында яшәүче Рәшидә ханым Бургановадан, «телеңне йотарлык» тәмле кабак кайнатмасы (варенье) рецепты

Бу рецептны блогер, бакчачы Лилиядән алдым. Бик тәмле чыга.

Кирәк була:

  • 2,5 кг кабак ( шакмаклап турарга)
  • 1,5 кг песок

Икесен бергә кушып 1 көнгә калдырырга (чөнки кабак сок бирергә тиеш)
Шуннан соң  кайнарга куябыз. 5 минут кайнатабыз да сүндереп, суытабыз.
Ике тапкыр шулай эшләнә.Өченче тапкыр кайнарга куйгач 2 зур лимонны иттарткыч аша чыгарып кабакка салабыз һәм 10 минут айнатабыз. Суынгач, банкаларга тутырып куябыз.



 


Нет комментариев