Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Автомобиль, аны йөртүчесе гаебеннән башка юл чокырына төшсә, кем гаепле һәм зыян ничек каплана?

– Әгәр дә автомобиль, аны йөртүчесе гаебеннән башка юл чокырына төшсә, кем гаепле була һәм зыян ничек каплана?

– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең төп принципларының берсе – дәүләт җаваплылыгының юл хәрәкәтендә катнашучы гражданнар җаваплылыгыннан өстен булуында. («Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы 1995 елның 10 декабрендә чыккан 196-ФЗның 3нче маддәсе).
Шушы ук законның 12нче маддәсе, Россия территориясендәге юлларны төзекләндерү һәм карап тору – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиеш, дип билгели.
Хөкүмәтнең башкаручы органнары юлларның торышын тикшереп торырга һәм аларның иминлек һәм куркынычсызлыкка кагылышлы техник регламентларга һәм башка документларга ярашлы булуына инанырга тиеш. Өзлексез хәрәкәтне булдыру, шулай ук, регламент таләпләренә кагыла («Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 08.11.2019 елгы 257нче номерлы ФЗның 17нче маддәсе).
Автомобиль юлларының сыйфатын һәм сикәлтәләрнең чикле размерын ГОСТ билгели: транспорт чаралары йөри торган учас­токларда хәрәкәтләнүгә кыенлыклар тудыра торган уелмалар, чокырлар, сикәлтәләр  һәм башка комачаулый торган нәрсәләр булырга тиеш түгел (ГОСТ Р 50597-93 п. 3.1.1). Юллардагы аерым иңгән, утырган урыннарның озынлыгы 15 сантиметрдан, киңлеге – 60 һәм тирәнлеге 5 сантиметрдан артмаска тиеш (ГОСТ Р 50597-93 п.3.1.2). 
Авария вакытында юлдагы җитешсезлекләр рөхсәт ителгәннән артып киткән икән: мәсәлән, чокыр­ның тирәнлеге 5 см урынына 50 см һәм киртәләнмәгән, кисәтү билгеләре куелмаган икән (аларның һичшиксез булуын ГОСТ һәм төзелеш нормалары таләп итә), димәк, юл-транспорт һәлакәте юлларны тиешле дәрәҗәдә төзекләндермәү һәм карап тормау сәбәпле килеп чыккан. Шуңа күрә, мөлкәткә китерелгән зыянны юл хуҗалыгы һәм төзекләндерү оешмасы капларга тиеш.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев