Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Томаудан һәм йөткерүдән ничек тиз котылырга?

Баллы тамчылар ялкынсну процессын бетерә. 1:1 нисбәтендә балны су белән катнаштырып, борын тишекләренә берничә тамчы салырга.

  • Баллы катнашма урынына яңа сыгылган 5-6 тамчы алоэ, суган яки чөгендер согы салырга ярый. Әмма тойгылар күңеллеләрдән түгел, бигрәк тә чөгендер белән суган согы күз яшьләрен агыза һәм яндыра, тик нәтиҗәле. Балалар борынына сала күрмәгез, без зурлар әле ничек тә түзәрбез, ә аларда стресс булырга мөмкин.
  • Борын биленә куелган җылы компресс борын куышлыгын җылыта һәм томау тизрәк бетә. Моны гайморит башланганда ясарга ярамый. Компресс ясау җиңел: җылытылган тоз яки дөгене кечкенә янчыкка салырга һәм суынганчы борынга куеп тотарга. Каты итеп пешерелгән йомырка да яхшы.
  • Йөткерү борчыса, муенга һәм күкрәк читлегенең өске өлешенә горчичниклар куегыз. Ул җылыту өчен кирәк. Тамакны суган суы һәм бал катнашмасы белән чайкатырга кирәк.
  • 2 бананны изеп, бер стакан татлы су кушарга. Болгатып, җылытырга һәм эчәргә.
  • Ингаляция ясап карагыз: ялкынсынуны басып, тамакны дәвалый. Кайнар суда 10 төймә валидол эретергә һәм шуның парын иснәргә. Моны берничә минут дәвамында эшләргә.
  • Ингаляция өчен эвкалипт маен кулланырга кирәк. Ул хәлне җиңеләйтә һәм ютәлнең корысын да юешен дә дәваларга яраклы.
  • Әче торма йөткерүгә каршы үзлекләргә ия. Торманы юып, эчен бераз алырга һәм шуны бал белән тутырып, бер тәүлеккә калдырырга. Барлыкка килгән сокны көненә өч тапкыр берәр бал кашыгы яки аш кашыгы кабул итәргә.
  • Сарымсак та ярдәмгә килә. Йөткергәндә аяк табанын, үкчәне сарымсак белән ышкырга кирәк һәм шуның белән параллель рәвештә әлеге чараны кулланырга: 5 тырнак сарымсакны 300 мл сөттә кайнатырга, көн дәвамында 50шәр мл эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев