Әлеге үсемлекнең барлык өлешен: тамырын, сабагын һәм яфрагын ашарга ярый.
Тамырын киптереп, уып, онга кушарга мөмкин. Сабакларыннан рагу ясарга, ә яфрагын кәбестә урынына кулланып була. Әрекмәннең яшь, язгы яфракларында С витамины, дуплау матдәләре бар. Тамырында – полисахарид, инулин, протеин һәм башка файдалы матдәләр.
Тамырын диабеттан интегүчеләргә киңәш итәләр, ул бавырда гликоген эшкәртелүгә булыша. Ә бу матдә канда шикәр күләмен көйләү өчен бик тә кирәк.
Нет комментариев