Яшел Үзән

Авариядән соң түләүле шәхси клиника ярдәм күрсәтмәде. Шулай тиешме?

– Шушы көннәрдә юл-транспорт һаләкәтенә юлыктым. Шул тирәдә генә түләүле шәхси клиника урнашкан, әмма түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарттылар. Аларның болай эшләргә хокукы бармы?

– Кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме, пациентның гомеренә куркыныч тудырырлык кинәт кискен авырулар, авыр хәл, хроник авыру кискенләшкән очракта күрсәтелә (21.11.2011 №323-ФЗ законының 32нче маддәсе, 1нче пунктның 4нче өлеше).
Гражданинга кичектергесез медицина ярдәмен экстерн формада медицина оешмасы һәм медицина хезмәткәре шул мизгелдә үк бушлай күрсәтә. Баш тартуга һичкайчан да юл куелмый (алда күрсәтелгән законның 11нче маддәсенең 2нче өлеше). 
Медицина оешмасы – нинди милек формасына карамастан – юридик зат. Ул РФнең аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү (шул исәптән шәхси медицина клиникасы да) закончалыгына яраклы рәвештә медицина эшчәнлеген лицензия нигезендә башкара (21.11.2011 №323-ФЗ законының 2нче маддәсенең 11нче пункты).  
Шулай итеп, гомеренә янаган куркынычны юк итү максатыннан, һәр кешегә бушлай ашыгыч медицина ярдәме гарантияләнгән. Аны, шул исәптән, шәхси медицина клиникасы да күрсәтергә бурычлы.   
Моннан тыш, түләүле медицина ярдәме алган вакытта, экстерн күрсәткечләр буенча пациентның гомеренә янаучы куркынычларны юк итү буенча хезмәт, шулай ук, бушлай була. (04.10.2012 №1006 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Кагыйдәнең 21нче пункты). 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: