Дин юлы – сынауларга бай юл
Олы Җәке авылының, аның мәчетенең һәм имамнарының кыска тарихы һәм мәчеттә гыйлем алуга комачаулаган кыенлыклардан арыну юлларын табу турында.
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим
Яшел Үзән районына кергән бу авыл республикабызның төньяк-көнбатышында Марий-Эл чигендә урнашкан. Төньяктан һәм көньяктан авылны тауга охшаш калку- лыклар җил-давылдан саклап тора, тау битләрен урман уйдыклары бизи һәм төньяк тау битендә үскән, ашап туймаслык һәм җыеп бетерә алмаслык, хуш исле җир җиләкләр уңыш бирә. Көнчыгыштан көнбатыш юнәлешендә авыл аша кечкенә генә булган Петьялка (Питиал) исемле елга уза. Олы Җәкенең нәкъ уртасында искитәрлек тәмле сулы чишмә агып тора. Авылдагы төзек, матур һәм мул йортлар биредә тырыш, уңган һәм кулыннан эш килә торган кешеләр яшәвенең билгесе булса, ә инде сыйфатлы итеп төзелгән зур мәктәп һәм мәдәният йорты, урамнарда төзек юллар авыл белән булдыклы, халыкка карата игътибарлы һәм кайгыртучан шәхесләр җитәкчелек итүенең күрсәткече булып тора.
Ишеткәнемчә, авыл элек мари ягындагы тау битендә урнашкан була һәм нинди-дер билгесез сәбәпләр аркасында халык күпләп үлә башлый. Шул фаҗигадән котылу максаты белән күчеп утыруга карар кылына һәм йортлар, таудан аска төшеп, хәзер-ге урында салына. Авылда сакланып калган бер риваять буенча, кулга алынган де-кабристларны Себергә авылның төньягында тау өстендә сузылган юлдан озатканнар. Себергә юл Урал аша уза, ә Уралны татарлар Җәек дип йөрткән һәм авыл кырыеннан узган юлны да Җәек юлы дип атаганнар, шул сәбәпле, авылның исеме Олы Җәке булып калган дигән фикер сакланган.
Мәчет турында алып барасы сүзне мин авылыбыз мөгәллимәләренең берсе булган һәм авылның мәчетләре, имамнары тарихын ачыклауда булышкан Миләүшә ханым Закирова тапшырган юллар белән башлап җибәрәм.
Тәрәзәмдә мәчет күренеп тора,
Манарасы аның яшел фәсле.
Түбәсенә кунган алтын ае
Чакырып тора картны-яшьне.
Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ Тәгалә йорты – мәчет саналган. Юлчылар да, айлы манараны күреп, монда шәфкәтьлелек, ми- һербанлылык хөкем сөрә, дигән фикергә килгән. Бүгенге көндә дә мәчетләр үзенең әһәмиятен югалтмый һәм алар тирә яныбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел – аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы-хәсрәте. Мәчетләрдә рухи мәдә-ниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман нуры бөркелә. Юкка гына: «Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык», – димәгәннәр.
Мәчетебез тарихына күз салсак: беренчедән, әлбәттә, Олы Җәкедә ул була һәм, икенчедән – халкыбызны саклап калган, үзенең тиңдәшсез вазифаларын хәерлесе белән үтәп бара. Татар халкының тарихы һәм анда ислам диненең биләгән урыны турында хәзерге көндә бик күп китаплар һәм башка чыганаклар табарга була һәм бу, күбесенчә, үзебезнең тарихчыларыбыз язган хәзинә. Шуңа карамастан, мин сезгә татар тарихчылары белән чикләнмичә, бер рус кешесе, шуның өстенә үзенең рәсми вазифалары буенча татарларны чукындыру эше алып баручы шәхес язып калдырган китапны укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Сүз кыска гына булган «Казан татарлары» дип аталган китап турында бара. Авторы П.В. Знаменский (1836-1917) – Рус чиркәве тарихчысы. 1862-1897 елларда Казан дини академиясендә укыта.
Бу кеше безнең бабаларыбыз, бигрәк тә аларның ислам диненә булган мөнәсәбәте турында үзенең соклану тойгыларын яшермичә, безгә искиткеч кыйммәтле мәгълү- мат ирештереп калдыра. Шуны да әйтми уза алмыйм, ул бабаларыбызның күркәм сыйфатларын татар авылларында мәчет һәм мәдрәсәләр эшләп килүе белән аңлата. Бу китаптан берничә генә өзек китерәбез:
«Өй түрендә киң агач сәкедә йоклыйлар. …Сәкедә йомшак ястык, мамык түшәкләр, мендәрләр – татарларның рәхәтләнеп йокларга яратканы күренеп тора, урыслар кебек каезланып беткән тунына ятып йокламый»
«Гаҗәп түгел, – ди ул, – күпсанлы мәктәпләре һәм китаплары булган татарлар хәзер барсы да диярлек укый-яза белә һәм надан рус крестьяннарына, гомумән, бөтен рус мәгарифенә түбәнсетеп карый».
«Китап укырга яратканга, татарлар русча укырга-язарга да шактый җиңел өйрәнә, татар солдатлары яңа белемне урысларга караганда тизрәк үзләштерә».
«Инде өч йөз ел буе урыслар белән һәм рус патшасы кулы астында яшәсәләр дә, алар урыслашырга уйламый да, алай гына да түгел, күршедәге башка милләтләргә үзләре зур йогынты ясый һәм аларны мөселманлыкка, аннары татарлыкка күчерә».
«Татар үзенең килеп чыгышы белән дә, белеме белән дә, фанатикларча бирелгән дине белән дә, гомумән, татарлыгы белән ихластан горурлана».
Афәрин, безнең бабаларыбызга мәдхия дәрәҗәсендә бирелгән бу бәя, алар турын- да әйтелгән бу күркәм сүзләр – шатлык, бабаларыбызга карата горурлык, алар белән соклану хисләре уята, бигрәк тә, бу сүзләрне кем әйткәнен истә тотсак.
Шунсы гына йөрәкне әрнетә – бу сүзләр безнең турында түгел. Бабаларыбызның, мондый югары бәя бирерлек, гүзәл сыйфатларын без инде күптән югалтканбыз. Кайвакыт, берәүләр, шул исәптән дин әһелләре, Ленин бабайны бик җылы сүзләр белән искә төшерә, ләкин шунсын оныталар – урыс поплары 300 ел дәвамында булдыра алмаган эшне, ягъни татар халкын ислам диненнән биздерүне, бу «бабай» һәм аның варислары бик тиз арада башкарып чыга. Изгеләр дәрәҗәсенә менгереп утыртылган әлеге юлбашчы һәм аның иярченнәре, гасырлар буе хәмергә чирканып караган, аны агуга тиңләгән һәм ул кайгы-хәсрәт чыганагын бик ерактан әйләнеп уза торган татар халкын башы белән аракыга чумыра, күп кешене эчкечелеккә дучар итә. Бу максатта нинди генә мәкерлелек, явызлык, тупаслык һәм кансызлык ысуллары кулланылмый һәм әлеге халкыбыз өстенә төшкән фаҗига турында бик күп язарга була. Сезгә бер генә мисал тәкъдим итәм: минем Мәрьям апамның хәләл җефете Вәдүт җизни Байкал күленең аръягында, Карымская дигән станциядә үсә. Аның әтисе Әхмәтша улы Мөхәммәтша Буа районында мулла була һәм андагы җаваплы работникларның бер төркеме бу муллага алар белән бергә аракы эчәргә куша, эчсәң сиңа тимибез, диләр. Әлбәттә, боларның максаты имамга, ислам диненә тап төшерү була, әмма Мөхәммәтша абый, нинди зур бәя түләргә туры киләсен белсә дә, аларга андый мөмкинлекне калдырмый. Мулла баш тарткач, аны бер көтү кечкенә балалары белән Забайкальега озаталар. Мөхәммәтша абый анда да озак яши алмый – андагы шундый ук бәдбәхетләр аның башына җитә, балалар ятим кала. Әлхәмдүлилләһ, әниләре Гөлчирә апа тәрбиясендә ул балалар үсә, югары белем ала һәм Татарстанга кайтып, үз вакытында шактый зур урыннарда уңышлы хезмәт итә. Шуны да әйтеп узыйк, Гөлчирә апа Мөхәммәтша абыйның беренче хатыны үлгәннән соң килгән икенче хатыны була һәм ул үзенекеләр белән беррәттән үги балаларны да чит җирдә, искиткеч авыр шартларда, берүзе аякка бастыра. Бүгенге көндә без яңа туган балаларны чүп контейнерына салу, йә булмаса, әтисе-әнисе исән булган сабыйларны балалар йортына илтеп ташлау очракларын күреп, ишетеп торабыз һәм бу, һичшиксез, кешеләрне диннән биздерү сәясәтенең фаҗигале нәтиҗәләренең берсе.
Ул дәвердә муллалар гына түгел, мәчетләр дә юкка чыгарыла. Кызганычка, Олы Җәке авылының тарихы бүгенге көнгә кадәр әле язылмаган һәм күп сораулар төгәл җавапсыз кала.
Минем тумышым Чирмешән районыннан һәм ул районда тарихы язылмаган авыллар калмагандыр. Әлеге китап аша шактый күп тарихи мәгълүмат җиткерелә, шул исәптән, минем яшь чамасындагы кешеләр сигез буын әби-бабасын белә, димәк, инде оныклар – ун буынга кадәр. Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, бәлкем җәкелеләр дә үз тарихын торгызыр, ә хәзер без якынча даталар белән генә чикләнә алабыз.
Миләүшә ханым Закирова җиткергән мәгълүмат буенча, авылда агач мәчет була, ләкин ул яна һәм1887 елда яңа мәчет төзелә. Авылдашларның исендә калган бе-ренче мулла Мөхәммәдияров Шәех була, шуны да хәтерлиләр – аның улы Фәтих Ка-занда хәрби табиб хезмәтендә була, ә инде оныгы Шамил, фән юлыннан китеп, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Хәзерге көндә ул үзенең эшчәнлеген Мәскәүдә алып бара.
Шунсы кызганыч, имамнарның хезмәт башкарган еллары халык хәтерендә сак-ланмаган, әлхәмдүлилләһ, әле исемнәрен онытмаганнар. Әйдәгез, хөрмәтле имамнарыбызның исемнәрен хронология буенча санап чыгыйк: Мөхәммәдияров Шәех хәзрәт, Гыйззәтулла хәзрәт (әтисенең исемен хәтерләмиләр), Исмәгыйль улы Йосыф хәзрәт, Хөснетдин улы Тәҗетдин хәзрәт, Мөхәммәдияр улы Габдрахман хәзрәт, Рәхим улы Әхмәтҗан хәзрәт, Шакир улы Исмәгыйль хәзрәт, Садыйк улы Гәрәй хәзрәт, Сафа улы Мостафин Якуб хәзрәт, Гомәр улы Ислам хәзрәт һәм 2007-2022 елларда Салих улы Закиров Юныс хәзрәт.
Инде мәчеткә әйләнеп кайтсак, аның язмышы, ул вакытта, Советлар Союзында күпчелек мәчет дучар булган фаҗигале язмыштан әллә ни аерылмый. Утызынчы елларның башында бабаларыбызны мәчеттән каулап чыгаралар һәм бушаган бинаны башка максатларда файдаланалар. Шуңа карамастан, бабаларыбыз динне ташламый, без исемнәрен искә алган имамнарыбыз җитәкчелегендә ислам йолалары үтәлә. Җомга һәм гает намазлары шәхси йортларда, шул исәптән, Мөхәммәтгали Ситдыйков, Гамилә Хәйруллина, Мифтах Биктаһиров, Ситдыйк Садыйков, Юныс Хәй-руллин һәм ире сугышта һәлак булган, улы Ислам белән калган Зәкия Шакирова йортларында, ә җәй көннәре «Изгеләр чишмәсе» дип аталган бер күркәм урында – табигать кочагында башкарыла.
Кызганыч, 70 ел дәвамында хөкем сөргән, Аллаһ Тәгаләгә һәм адәм балаларына каршы үткәрелгән әлеге җинаятьчел сәясәтнең аяныч сөземтәләре, аның агулы җи- мешләре күпчелекнең аңына кереп, зиһененә сеңеп кала һәм аннан чыгарга уйлап та карамый.
М.С.Горбачев турында төрле фикер йөртү, төрле мөнәсәбәттә булу мөмкин, ләкин шунсы бәхәскә урын калдырмый – ул дингә ирек бирде. Мөселманнар кыска вакыт эчендә мәчетләр торгызды, мәдрәсәләр ачты, намазга басты, гыйлемен үстерергә кереште. Шунысы гына кызганыч, кешеләрнең күпчелеге үзен мөселман дип санаса да, ислам дине кушкан гыйбәдәтләрне үтәүдән бер кырыйда калды.
Олы Җәке мөселманнары да, килеп чыккан мөмкинлектән файдаланып, мәчетләрен торгызырга ашыга. Гәдәттә, күпчелек тәвәккәлли алмаган аерым олуг эшләрне, аерым олуг йөрәкле кешеләр башлап җибәрә. Җәкедә беренче булып бу изге эшкә юлны Назыйровлар гаиләсе сала. Белгәнебезчә, берәр төзелешкә тотынганчы, йөз төрле рөхсәтләр алып, мең төрле документлар әзерләргә туры килә. Менә шушы эшләрне Рәшит абый, аның абыйсы Фаик абый, уллары Рәдиф һәм Рамил, аларның кардәше Илһам Назыйров үз өсләренә ала. Төзелешне материал белән тәэмин итүдә, эшне оештыруда да шул ук кешеләр катнаша, ләкин инде төп җитәкче вазифаларын үз өстенә совхозның идарәчесе (управляющий) Сафа улы Якуб Мостафин ала. Бу вакытта авылның имамы мөхтәрәм Садыйк улы Гәрәй хәзрәт шактый олы яшьтә була, ул мәхәлләсе белән дога кылып, Аллаһ Тәгаләдән әлеге изге эштә ярдәм сорап тора.
Әлбәттә, бу төзелешкә авылның һәрбер битараф булмаган кешесе азмы-күпме үз өлешен кертә. Мәчет төзүгә, ул вакытта директоры Хәнифулла Галәветдинов, баш хисапчысы Әдһәм Йосыпов булган «Уразлы» совхозы матди ярдәм күрсәтә. Әлбәттә инде бу Миншакир улы Хәнифулланың совхоз белән уңышлы идарә итүе, ә барча белгечләрнең һәм эшчеләрнең, һәрберсенең үз урнында тырышып вазифаларын башкаруы, җитәкченең Аллаһ Тәгалә һәм халык каршында бурычын ихлас күңелдән үтәргә тырышуының билгесе, нәтиҗәсе булып тора. Әгәр җитәкче булдыксыз һәм, шул сәбәпле, хуҗалык хәерче хәлендә булса, аннан ни көтәр идең?! Инде без тагын бер кат Назыйровлар гаиләсенә әйләнеп кайтабыз: Рәхимә апаның Казанда торучы туганнары Габделбәр абый белән Асия апа да, бу изге эштән кырыйда калмыйча, үзләренең ярдәм кулларын суза.
Мәчетнең төзелешенә игътибар итсәк, төзү эшләрен алып баручылар: Рафикъ Галиев, Рәис Галиев, Ризван Кәримов, Гәбделхәй Мөхәммәтҗанов, Хәмид Мәҗитов, Әмир Мостафин һәм прораб вазифаларын үз өстенә алган Әнвәр Шиһабетдинов була. Ә инде Фаик Назыйров эшнең барышын, аның сыйфат белән башкарылуын күзәтеп торырга алына. Бу төзелештә башка ир-егетләребез дә, шул исәптән, Әнвәр Галиев, Рәдиф Назыйров, Рәфкать Закиров, Юныс Закиров, Шамил Закиров, Рафаэль Садыйков, Васыйл Закиров, Илһам Назыйров, Әдһәм Галләмов, Садрислам Хәмитов, Зиннур Галиев, Рамил Назыйров, Нияз Гайнуллин, Барый Габдрахманов, Сәлим Нургалиев зур тырышлык белән катнаша. Шуны да әйтеп узыйк, ул вакытта прораб булып эшләгән Салих улы Юныс хәзрәт, мәчеткә төзү материаллары белән бик зур ярдәм китерә. Совхозның өлкән электригы Фидаил Шаһидуллин электр челтәренә монтаж эшләре башкара, аның улы Айрат мәчетнең бүрәнә диварларын матур итеп калай белән каплап чыга, ә инде мәчеткә суны, күп еллар узгач, үзенең иптәшләре белән Рәдиф Хәйруллин кертә. Бәлкем бу изге эштә катнашучыларның күбесенең исемнәре төшеп калгандыр, гафу итегез, ләкин Аллаһ Сүбеһәнәһү вә Тәгалә барын да күрә, барын да ишетә һәм беркемне дә онытмый, ә бусы инде һәркем өчен иң зур бүләк.
Мәчет ачылганнан соң, авылның имам-хатыйбы итеп, без инде аның белән танышып киткән Сафа улы Якуб хәзрәт сайлана һәм әлеге җиңел булмаган эшне ул, бөтен гыйлмен, көчен сарыф итеп, 2005 елга кадәр алып бара.
Аннан соң, 2006 елның ахырына кадәр имам вазифаларын мөхтәрәм Гомәр улы Ислам хәзрәт башкара. 2007 елда имам булып Салих улы Юныс хәзрәт Закиров сай- лана. Ул үз вазифаларын зур тырышлык һәм югары сыйфат белән 2022 елның августына кадәр үти. Аның торак йорты мәчеттән берничә адым гына һәм торагы мәчеткә ничек якын булса, ул үзе дә халыкка шулай ук якын була. 22 елның җәендә Юныс хәзрәтнең сәламәтлеге какшый һәм мәхәлләдә аны алыштырырга кеше табу проблемасы калкып чыга. Олы Җәкедә ул хезмәтне үз өстенә алырга теләк белдерүче кеше табылмый һәм күршеләрдән эзли торгач, Ключи авылына, миңа килеп юлыгалар.
Мин, 2017-2021 елларда укып, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан мәдрәсәсен тәмамладым. Мәдрәсәгә керүнең төп сәбәбе – Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү иде һәм дини хезмәткә керешү минем планнарымда булмады – бусы беренчесе. Икенчесе, яшем инде 77гә бара иде һәм булдыра алуыңа ышанычың булмаган эшкә тотыну – миңа дөрес адым булып тоелмады. Шуңа карамастан, миңа мөрәҗәгәть итүчелернең ул көндә башка яраклы варианты булмауны истә тотып, кеше тапканчыга кадәр эшләү шарты белән, ризалык бирергә тәвәккәлләдем.
Әлбәттә, беренче көннәрдә мәчет белән ни булса да эшләү турындагы уйлар ба-шыма да кермәде һәм ул турыда искә төшерүче дә булмады. Әүвәлге чираттагы максат – имам вазифалары белән танышып, шуларны тиешле рәвештә үтәү чараларын күрү иде. Ул вазифалар арасында имамның мәхәлләгә гыйлем бирү йөкләмәсе булу миндә борчылу тудырмады. Чөнки, беренчедән, үземне бу эшкә әзер дип санасам, икенчедән, намаздашлар арасында кемнең дә булса гыйлем алудан баш тартуын күз алдыма китерә алмый идем. (Алгарак узып шуны әйтим, икенчесен күз алдына китерергә бераз туры килде).
Ислам динендә гыйлем алу чиксез зур һәм иң югары биеклектәге урынны биләп тора. Аллаһ Тәгаләнең беренче булып иңдергән корьән аяте «Укы», ягъни «Гыйлем ал» дип башлана. Коръәннең тагын бер аятендә Аллаһ Тәгалә үзенең ахыргы расүленә мөрәҗәгать итеп: «Йәә Раббым! Минем гыйлемемне арттыр», – дип әйт ди. Аллаһ Тәгалә Коръәндә гыйлемнән кала нәрсәне генә булса да арттыру турында әмер иңдермәгән, димәк, аның каршында гыйлем алудан да өстенерәк, мөһимерәк гамәл юк һәм шул сәбәпле, мөселман кешесе гомер буе дини гыйлмен үстереп, сафландырып торуга бөтен көчен куярга тиеш.
Аллаһ Тәгалә Коръәннең биш сүрәсендә гыйлем алуга багышланган аятьләр иңдерә, «гыйлем» сүзе Коръәндә сиксән, ә аңа кагышлы сүзләр йөзләрчә тапкыр кабатлана. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Гыйлемне бишектән алып ләхет тактаң ябылганчы эстәгез», – дия торган була һәм гыйлем алуның фазыйләтләре турында безгә дистәләрчә хәдисләр калдыра. Аларның берничәсен искә төшерик: «Белем алу һәр мөселман өчен фарыз, белем алучыга һәрнәрсә, хәтта диңгездәге балыклар да аның гөнаһларын кичрүне сорар». «Бер сәгать белем алу – төннәрен гыйбәдәттә торудан, бер көн белем алу – өч ай ураза тотудан хәерлерәк». Әбү Дәрдә исемлә сәхәбә, ә ул иң зур галимнәрдән була: «Гыйлем иясе яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул, ләкин дүртенче булма, ул вакытта һәлак булырсың», – ди.
Аллаһ Тәгалә һәм Аның рәсүле пәйгамбәребез (с.г.с.) әмерләрен истә тотып, без өйлә намазына иртәрәк килеп, кыска гына дәресләр уздырырга керештек.
Бераздан, миңа Тәлгать Гайнетдиновнең (Тәлгатькә без әйләнеп кайтырбыз әле) һәм аның иптәшләренең мәчетне киңәйтү, төзәтү буенча теләк-ниятләре булуы турында мәгълүм булды. Егетләребезнең башларында инде мәчетнең проекты, ә йөрәкләрендә, ялкынланып яна торган дәрт була. Тик бер нәрсә генә җитми, ул да булса, акча. Дөресен әйткәндә, Юныс хәзрәт вакытыннан калган бераз акча була. Ләкин, беренчедән, аның күләме эш башлап җибәрергә җитми, икенчедән, ул соңгы берничә елда җыелган фитр садакасы була. Без гөнаһка кермәскә булдык һәм ул акчаны мохтаҗларга ирештердек. Чынлап та, ярдәмгә бик мохтаҗ кешеләр җитәрлек булды, шул исәптән, янгынга дучар булучылар, кыйммәтле оперциягә мохтаҗлар һәм башка төрле бәла-казага юлыгучылар.
Әлбәттә, имам буларак, бу акча мәсьәләсен чишәр өчен, мин нәрсә булса да эшләргә тиеш идем, ләкин минем башка бер генә юньле уй да кермәде. Соңгы унбиш ел ярым мин махсус элемтә идарәсендә (спецсвязь) эшләгән идем һәм аннан бер тиен булса да алуның мөмкин түгелен яхшы белә идем. Ул вакытта миңа үземә ярдәм сорап хатлар килә иде, шул исәптән, мәчетләрдән һәм җавап итеп үз акчаңнан өлеш чыгарудан кала, мөмкинлекләр табып булмый иде. Шундый хатларның берсенә җавап итеп, Казанның төньяк-көнбатышындагы Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчетенә барып чыктым. Ул мәчетнең имамы – минем якташ, чыгышы белән Чирмешән районыннан Илдар хәзрәт булды һәм ул мине ул мәчеттә ничек итеп күрмәүчеләрне укырга өйрәткәнәре белән таныштырды. Әлеге искитәрлек изге эшне зуррак күләмдә, уңаерак шартларда һәм югарырак сыйфат белән алып бару мөмкинлеге тудыру нияте белән боларга Казанда «Ярдәм» мәчете салып бирделәр. Ул мәчетләрнең икесендә дә миңа берничә тапкыр булырга туры килде, шул исәптән, апамның һәм улларымның сәдакалары белән. Анда күргәннәр гәҗәпләндерә, таң калдыра. Күбесе бөтенләй күрми торган ирләр, кыз-хатыннар, олылар һәм яшьләр бирегә әллә кайлардан юл табып җыелганнар: Кавказдан, Уралдан, Себердән, башка төбәкләрдән, хәтта Ерак Көнчыгыштан. Коръән уку, намаз укырга өйрәнү максаты белән килгәннәр. Мөхтәрәм җәмәгать, инде кыямәт көнен, мәхшәр мәйданын күз алдына китерик һәм үзебезгә сорау бирик: кем анда Аллаһ Тәгалә каршында кадерлерәк, Аңа якынырак булыр: маңгай күзе күрмәсә дә калеб күзләре нурлы булып, Коръән укырга омтылучылармы, әллә инде, телевизор карап утырганда, искиткеч үткен күз иясе булуга карамастан, Коръәнгә, намазга әйләнеп тә карамаучылармы?
Элегерәк, ун ел дәвамында мин эшләгән «Таттелеком»нан да берни алып булмады, чөнки аларның эчке документларында, алар әйтүенчә, дини оешмаларга ярдәм итү каралмаган. Ә инде бу тирәдә, ярдәм сорап барырлык, беркемне дә белмим, шуның өстенә, дөньяда күпме торып, тәки сорарга өйрәнә алмадым, үзем бирү минем күңелемә һәрвакыт хушырак килеп торды. Шулай итеп, имам буларак, егетләребезнең изге ниятләрен тормышка ашыруга булышу өчен бернинди юл, бернинди чара тапмадым һәм бу хәл мине зур төшенкелектә калдырды.
Бернигә карамастан, вакыт шулай уза, сәдакалар, әлхәмдүлилләһ, керә барды. Мин үзем, Аллаһның рәхмәте белән, сәдака акчасына мохтаҗ булмау сәбәпле, кулыма ул нинди генә юл белән керсә дә, аны мәчет әрҗәсенә сала бардым. Соңрак, моны күреп, кайбер бабайларыбыз да шулай ук эшли башлады. Инде тагын бераз вакыт узгач, Коръән мәҗелесләрендә тапшырылган сәдакаларны, шунда ук бергә туплап, мәчет кассасына тапшыруга керештек. Шулай итеп, бер ел дәвамында мәчет кассасында кулга тотарлык «башлангыч капитал» дип атарлык акча җыелды һәм без инде, кыюланып китеп, авылдашларыбызга, эшмәкәрләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Әлхәмдүлилләһ, җавап үзен озак көттермәде, авылдашларыбыздан, шул исәптән, Рәдиф Таҗиев, Мәсгуть Сибгатуллин, Айрат Хәйруллин, Искәндәр кызы Ләйсән кебек эшмәкәрләрдән, безнең масштабларга карата, шактый зур күләмдә акча тапшырылды. Шуңа карамастан, безгә китергән иң зур ярдәм, иң зур тәэсир иткән сәдака – ул акчалата булмады.
Әлеге, безгә эшне нык ышаныч белән башлап җибәрергә мөмкинлек биргән ярдәм һәм ул бүләкне безгә тапшыручылар хакында сүз башлаганчы, укытучылар турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул фидакарь шәхесләр үзләренең укучыларына тиешле белем бирү белән генә чикләнми, аның өстенә, аларда югары кешелек сыйфатлары тудыра һәм үзләренә карата укучыларында ихтирам, хәтта мәхәббәт хисләре дә уята. Әлбәттә, барлык кеше бер сыйфатта булмаган кебек, бу һөнәр вәкилләре дә бер-береннән аерылып тора. Без барыбыз да мәктәптә һәм башка уку йортларында белем алган кешеләр, миңа да азмы-күпме укырга туры килде. Килешерсез дип уйлыйм, әгәр укытучы үз урынында булмаса – бу бер зур бәла, ул синең, хәтта, элек иң яраткан фәннән дә гайрәтне кайтара, исәнлекне какшата, аның дәресеннән чыгып качасы килә. Әлхәмдүлилләһ, андыйлар еш очрамый, ә инде кеше бу затлы, бу күркәм эшкә Аллаһ Тәгалә кодрәте белән керешкән булса, аңардан нур балкып тора, аның ике сәгатьлек лекциясенең үткәнен дә сизми каласың, элек бернигә кирәкмәгән дип санаган, күралмаган белем тармагына да зур кызыксыну кузгата, ихтирам чаткылары кабыза. Менә шундыйларның берсен искә алу зарури булып тора.
Сүз Йосыф улы Илдус Рәхимов турында бара. Илдусның әтисе дә, әнисе дә укытучылар һәм үзенә дә шул күркәм һөнәрне сайлый. Ул физкультура, спорт өл- кәсендә белем бирүне, укучыларын осталыкка өйрәтүне, аларга югары нәтиҗәләргә ирешү юлын күрсәтүне үзенең вазифасы, бурычы дип таба һәм бу юлда зур уңышларга ирешә. Илдусның укучылары арасында, хәзерге көндә эшмәкәр, Илгиз Җәләлетдинов та бар. Ишеткәнебезчә, Илгиз хәйрия эшен даими рәвештә алып бара, һәм ул, үзенең остазына рәхмәт йөзеннән, безгә дә өлеш чыгара. Бу өлеш – 60 кв.м мәйданлы бина булып чыга. Шуны да әйтик, Илгиз дә, хәтта Илдус тә җәкелеләр түгел, шул сәбәпле, аларның әлеге бүләкләре бигрәк тә кадерле. Илдуска килсәк, ул Карагуҗаныкы, ә Олы Җәкегә ул кияү була. Бу язмада, иншАллаһ, без андый затлы кияүләрне тагын берничә тапкыр искә алырбыз әле.
Шул бинананы торгызу өчен мәчетнең иске янкормаларын сүтү, урын әзерләү эш-ләре башланды. Аны оештыручы, мәчет төзү буенча калган башка эшләрне җитәкләп баручы, материал белән тәэмин итүче һәм авылдашларны өмәләргә өндәп, тартып, җыеп торучы Тәлгать Гайнетдинов булды. Гомумән, Тәлгать авылның зиратлар өстен тәртиптә тоту, мәетләр җирләүне уздыру, мәчетне карап тору эшләрен зур тырышлык белән алып баруы белән чикләнмичә, бу мәшәкатьле, катлаулы эшне дә үз өстенә алды. Шуны да әйтми уза алмыйм, бүгенге көндә, кайбер ата-ана баласын балалар йортына, балалар картайган ата-аналарын картлар йортына илтеп ташлый торган вакытта, ул үзенең инвалид абыйсын кадерләп тәрбияләп, карап тора.
Әлеге өмәләрдә бик күп авылдашдар катнашты һәм инде урын әзер булгач, торгызачак биналарыбызга нигез салу эшләре башланды. Бу эшне Рәдиф Сафиуллин җитәкләде. Әлбәттә инде, нигезгә һәм бинабызның идәненә, бик зур күләмдә бетон кирәк булды һәм аны мәчетебезнең күршесе, мөхтәрәм Марат Сабиров җиткерде. Нигез әзер булгач, бинаны Яшел Үзәннән алып кайту хаҗәте килеп басты һәм бу эшне Рамил Галявиев, Марат һәм Тахир Әхмәтҗановлар башкарып чыкты. Озак тотмый гына, шул борыстан салган бураны күтәреп, түбәсен ябып куйдык. Өмәләрдә катнашучы мөхтәрәм авылдашларга Аллаһның рәхмәтләре ирешсен.
Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән, 2023 елның көзендә бураны күтәреп, аны мәчетнең иске өлеше белән тоташтырып, түбәсен ябып, төзеләчәк янкормага (аш бүлмәсе, тәхарәтхәнә) нигез салып, мәчет тирәсен җыештырып, эшләрне тәмамладык һәм киләчәк төзелешләргә акча җыюны дәвам иттек. Абыстайларыбыздан, мөхтәрәмә Фәния ханым Исмәгыйлева, Коръән мәҗелесләрендә кергән сәдакаларны мәчет төзелешенә юнәлтәргә тырышты. Шунсы игътибарга лаек, әбиләребез, бабайларыбыз белән чагыштырганда, кулларына кергән сдака белән бик авыр аерылыша, шул сәбәпле, Фәния ханым, күбрәк очракта, тик абыстай буларак үзенең кулына кергән сәдаканы гына мәчет төзелешенә җиткереп тора. Әгәр дә алар сәдакага багышлаган Коръән аятьләренә һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренә күз салсалар, нарасыйларын шатландырыр өчен башка юл табарлар, кемнеңдер үлеп, аннан соң кырык көн узуын көтеп ятмаслар иде. Дөресен әйткәндә, бу нарасыйлар турындагы матур сүз астында гади генә саранлык ята, ә саранлык ул гайбәт һәм зина кылу кебек иң зур гөнаһларны тәшкил итә. Халкыбыз сәдака акчасының кая барганын күреп, аны күпләбрәк тапшыра. Быел ел башыннан санап, гүр сәдакалары һәм Коръән мәҗлесләреннән, әрвахларга дога кылу өчен мәчеткә җиткергән сәдакаларның күләме 462 меңгә, ә ике гаеттә мәчет төзелешенә атап биргән сәдакаларны да кушсак – 583 меңгә җитте. Күреп торасыз, барыбыз да саранлыкка чумган булсак, мәчетебезнең төзелеше тәмамланмаган хәлдә калыр иде. Якын һәм ерак күршеләрдән дә ярдәм кереп торды, шактый катлаулы юллар белән дә. Ключидәге минем күршем Гөлнур ханым Шәрәфетдинова Арча районының Ташкичү авылында торучы, изге юлда йөрүче Гөлфия һәм Тәнзилә исемле танышлары белән сөйләшә. Тәнзилә ханымның кызы Эльмира туташ, блогер буларак, үзен тыңлаучыларга, караучыларга бу хәбәрне җиткерә һәм шундый юллар белән безгә зур ярдәм килеп ирешә. Тагын бер бик зур ярдәмне безгә ОКБ «Союз» җиткерде. Аның җитәкчесе Шәүкәт улы Наил әфәнде үзенең ярдәмчесе Геннадий Васильевич белән килеп, мәчет төзелешен күреп киттеләр, шуннан соң безгә ике машина такта һәм брус җибәрделәр.
Яңа елга кадәр бераз акча тупланды, шул ук вакытта яңа елдан соң төзү материалларына бәяләрнең гадәттән тыш күтәреләсен күңелем ничектер сизеп торды. Әлеге шикләремне егетләргә җиткердем, алар белән уртаклаштык һәм ни булган акчабызга төзелеш материаллары, шул исәптән, түбәгә калай алып куйдык. Бу безне аяк өстендә калдырды.
Әлбәттә эшне язга кадәр туктатып торырга туры килде, ә инде гыйлем алу барышын зур кыенлаклар белән булса да дәвам итәргә тырыштык. Бу кыенлыкларның сәбәбе ике төрле булды. Аның берсе безгә бик үк бәйле булмаган нәрсәләр аркасында килеп чыккан кыенлык һәм без соңрак аңа тукталырбыз. Икенчесе, кайбер бабайларыбызда булган битарафлык, үзләрендә булган мөмкинлекләрне дөрес бәяләмәү, аларга ышанмау, сәләтләрен кимсетү һәм кызганычка, кайберләренең эченә сыймаган тәкәбберлеге уку алып баруга киртә булып басты. Шул авырлыкларга карамастан, гыйлем алу туктамады, бабайлар, Аллаһ Тәгалә биргән сәләтнең элек йоклап кына ятканын аңлап, үзләренә дөрес бәя бирә башлады, тәкәбберлек, кемдә ул булган булса, инде бераз сүрелде. Әлбәттә, әлеге шайтан сыйфаты бөтенләй кабынмаса, без тагын өстәмә бик күп сүрәләр ятлаган булыр идек.
Сезне ялыктырмас өчен, мин бу дәресләрнең берсен генә күз алдыгызга китерергә тырышып карыйм. Җәлил хәзрәт үзенең китапларының берсендә, манарага мөэмин булып менеп, аннан кәфергә әйләнеп төшәргә була дип яза. Җәке мәчетендә әйтелгән азан да олуг казыебызның әлеге борчылуын тулысынча раслый иде. Мине дә, әл-бәттә, бу хәл бик нык борчыды, ләкин, шактый озак вакыт бу сүзне күтәрергә кыюлыгым җитми йөрдем. Уйлап карагыз, бабайлар берсеннән-берсе көр, матур тавыш белән «әкбәәәәәәәр» дип суза, ә биредә кемдер, каяндыр килгән дә, бу дөрес түгел дип, баш катырып, кәефне төшереп, акыл сатып йөри. Әлбәттә, җиңел булмады, алай да бабайлар, болай сузгач бу сүзнең татарчага «барабан» булып тәрҗемә ителгәнен, ә инде Аллаһ бөек дип әйтәсебез килсә, Аллаһу әкбәр дип, басымны беренче иҗеккә куеп һәм аны кистереп әйтергә кирәген тора-бара аңлады. Әннә сүзен сузырга ярамаганны катлаулырак ысул белән аңлатырга туры килде. Сүзне бераз ерактанырак башлыйк: безнең ике (татар һәм рус) тел белүебез гарәп телен өйрәнүне күпкә җиңеләйтә. Бер яктан, татар телендә гарәп телендә булган, ә рус телендә булмаган хәрефләр бар һәм бу безгә җиңеллек бирә. Ә икенче яктан, гарәп телендә җөмлә төзелеше рус җөмләсе төзелешенә тәңгәл килә һәм безгә гарәп җөмләсен сүзгә-сүз аңларга җиңеллек бирә. Мисал өчен, барыбыз да белә торган гарәпчә җөмләне алыйк, ул да булса - Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Татарчага без аны «Рахмән һәм Рахим булган Аллаһ исеме белән» дип тәрҗемә итә алабыз һәм җөмләдәге сүзләр урыннарын алыштыра. Русчага «с именем Аллаха Милостливого и Милосердного» дип тәрҗемә итәбез һәм сүзләр үз урынында кала. Инде азанга әйләнеп кайтсак: «Әшһәдү әннә Мүхәммәдәррасүүлуллаһ» – «Свидетельствую, что Мүхәммәд посланник Аллаха» була. Ә инде тагын бер генә «ә» кушсак та, мәсәлән, әннәә дип язсак, бу очракта, тәрҗемә алдагы мәгънәне бирә: «Свидетельствую, что мы Мүхәммәд посланник Аллаха». Күреп торасыз, Җәлил хәзрәт безне юкка гына кисәтмәгән. Әлбәттә, «әлләәәә» дип сузгач, «әннәәәә» дип тә сузасы килә, ләкин әлеге рифмага баш июнең бәясе кыямәт көнендә күтәрмәслек авыр гөнәһ булып килүе мөмкин – барыбызны да Аллаһ сакласын. Азанның кыска гына булган текстында, биредә китергәннәрдән кала, тагын алты (мин ишеткәннәрдән) хата очратырга була һәм боларның тагын берсендә без алдарак тукталырбыз әле. Хаталардан котылу өчен азанның гарәп хәрефләре белән язганын укырга, тәҗвид кагыйдәләрен истә тотарга һәм инде кыска гына азанның сүзгә-сүз мәгънәсен үзләштерергә кирәк.
Көз якынаюы белән, бу 2022 ел турында сүз бара, мәчетебезгә чебен кереп тула башлады. Ишек һәм тәрәзәләр ябык һәм алар үз урыннарына бик тыгыз итеп урнаштырылган. Бу бөҗәкләрнең каян, ничек керүләрен күзәтү нәтиҗә бирмәде һәм көн саен, өйлә намазына килгәч, чебеннәрне тузан суырткыч ярдәмендә тотудан башларга туры килде. Әлбәттә, бу хәл безнең дәресләр дәвамын кыскартты. Чебеннәр кыш килү белән югалды, ләкин икенче проблема туды: газны югары режимга куюга карамастан, мәчеттә бик салкын иде. Моның да сәбәбе аңлашылып бетми торды.
Ялгышмасам, 2013 һәм 2014 еллар кышлары без Ключи мәчетендә дә шулай туңып утырган идек. Моның сәбәбе башка беркемдә дә кызыксыну уятмаганга, түшәмне мин менеп карадым һәм түшәм тактасы өстендә бер сантиметрдан калынырак булмаган балчык катламына тап булдым. Җәй көне 40 куб пычкы чүбе китереп, без – мәчет бабайлары аны өч көн дәвамында түшәмгә күтәрдек. Ключидә, ни дисәң дә, мәчет яңа иде әле, бәлкем шуңа күрә түшәмне җылытырга өлгермәгән булганнардыр. Җәке мәчете түшәме дә нибары бер сантиметр чамасы балчык катламы белән җылытылган булып чыкты. Әлбәттә 2023 елның җәе ул балчык өстенә 24 куб пычкы чүбе өстәдек һәм бу эшне бик матур итеп хатын-кызларыбыз башкарып чыкты, чөнки ирләребез төзелеш белән мәшгуль иде. Хәзерге көндә кышын мәчетебез җылы, җәйнең кызу көннәрендә салкынча, чебеннәр дә юк, чөнки әлеге теңкәгә тиюче бөҗәкләр, көтү-көтү булып, түшәм такталары арасындагы ярыклардан кереп торган. Нишләп бабайларыбыз, бу хәлгә битараф булып, дистә еллар буе кышын туңып, җәен пешеп, көзен чебен куалап утырган – анысын алар үзләре генә беләдер, ләкин сәдака акчасының шактый өлеше күкне җылытуга китеп торганы бернинди дә шик калдырмыйдыр. Бу турыда сүз куертып тору бәлкем артыктадыр, инде бит искә алган ике мәчетнең дә әлеге проблемалары чишелгән, тагын ни кирәк дияргә була. Шунысына игътибар итсәгез иде: миңа нибары ике мәчет түшәменә күтәрелергә туры килде, икесе дә җылытылмаган булып чыкты, бәлкем тагын шундый түшәмле мәчетләр бардыр. Әлеге хакта шиге туган имамнар менеп караса иде – түшәм җылытуга киткән чыгымнар бер-ике елда, газга булган экономия аша, кире кайта, (безнең климатик зонада пычкы чүбенең катламы 40 см чамасы булырга тиеш) мәчеттәге шартлар комфортлы дип бәяләнгән шартларга якыная һәм, иң мөһиме, зур гөнаһ чыганагы булып саналган исраф гамәлдән, ягъни мәчетнең түбәсе калаен җылыту өчен акча әрәм итүдән котылу мөмкинлеген бирә.
Без гыйлем алу барышында булган кыенлыкларда кыска гына туктап, аларның иң зурсына кире әйләнеп кайтырга килешкән идек. Мөхтәрәм җәмәгать, бу урында, бе-ренче чиратта, мин хөрмәтле имамнарга, мөгәллим-мөгәллимәләргә мөрәҗәгать итәм һәм сез минем борчылуларымны, хәтта йөрәгем әрнүен аңларсыз, уртаклашырсыз дип ышанам. Сезнең игътибарыгызга тәкдим ителәчәк мәсьәлә – ул безнең уртак проблема, уртак бәла. Белгәнебезчә, Аллаһ Тәгаләнең изге китабы булган Коръәни-Кәримнең бер генә хәрефен дә үзгәртергә ярамый һәм сүз барыр бу шартның безнең китапларда ничек үтәлүе турында. Күз алдыгызга китерегез: имам дәрес алып бара һәм үзенең алган белеменә таянып, Коръән сүзләрен дөрес итеп укырга өйрәтә, ә бабайларның берәрсе үзенең кириллицада язган китабын ача да, имам белән килешми, монда башкача язылган ди. Бабай үзенчә хаклы, чынлап та, зур абруй иясе булган абыстай, яки дәрәҗәле имам үзенең китабында китергән Коръән аятьләренең кайбер сүзләрен кириллицага хаталар җибәреп күчергән, ә бабай гарәп хәрефләрен танымый, аларны үзләштерергә дә теләми һәм әлеге сүзләрнең без куллана торган алфавитта дөрес язылуы аңарда бернинди шик тудырмый. Чөнки ул, андый зур абруйлы шәхесләрнең шундый ук абруйлы китапларда әлеге тупас хаталарны булдыруын акылына сыйдыра алмый.
Кызганычка, бабай бик нык ялгыша. Чынбарлыкта хатасыз язган дини китаплар бик сирәк, хәтта мин әйтер идем, гадәттән тыш сирәк очрый дип. Хаталарның иң зур өлеше транслитерация (бу урында, ялгыш буларак, еш кулланыла торган транскрипция сүзенең мәгънәсе белән интернет аша танышырга була) нәтиҗәсе буларак, ягъни Коръән аятьләрен гарәп алфавитыннан кириллицага күчергәндә хасил була. Ә инде, үз чиратында, бу хәл язучының тәҗвид фәнен белмәве, гарәп те-ле белән таныш булмавы, хәтта, ул телнең хәрефләрен дә юньләп танымавы һәм, иң куркынычы, бу кешенең башкарган эшенә карата бернинди дә җаваплылык хисе тоймавы нәтиҗәсе булып тора. Коръәннең бер генә хәрефен дә үзгәртергә ярамавында шикләнүче юктыр, чөнки, моны эшләсәк, без Аллаһ Тәгаләне төзәткән булабыз, үзебезне Аннан өстенерәк куйган булабыз, әстәгъфируллаһ. Шуңа карамастан, Коръән аятьләрендә булган хәрефләрне, сүзләрне һәм аларның мәгънәләрен теләсә ничек үзгәртеп язып, шуны укып, без барыбызда гөнаһ эчендә йөзәбез.
Бу бик катгый итеп әйткән сүзләргә, әлбәттә, дәлилләр кирәк һәм кызганычка, аларны табу бернинди кыенлык тудырмый, алар ачкан китап саен бик күп санда очрый һәм ул хаталардан котылу юлын табу биредә иң кыен эш булып тора. Әйдәгез, шул изге максат белән бергә ул юлларны эзләп карыйк, бер рәттән белемебезне дә бераз яңартырбыз.
Белгәнебезчә, гарәп телендә, без файдалана торган татар һәм рус телләреннән аермалы буларак, авазның сузылышы бик зур роль уйный: ул сүзнең мәгънәсен үзгәртә, кайвакыт, хәтта, капма-каршы мәгънәгә дә китереп чыгара.
Гарәп телендә бер төркем модаль кисәкчәләре кулланыла һәм без аларның икесе белән танышып китәрбез. «Ләә» - бу кисәкчә юклык мәгънәсен аңлата, үзеннән соң килгән исемне инкарь итә. Мәсәлән: «Ләә иләһә илләллаһ». Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Юк иләһ Аллаһтан башка». Русча: «Нет божества кроме Аллаха». Күреп торганыгызча, га-рәп һәм рус җөмлә төзелешләре бер-берсенә тәңгәл килә, ә инде татар теленә без: «Аллаһтан башка иләһ юк» дип, сүзләрнең урыннарын алыштырып тәрҗемә итәбез, ләкин бу алыштыру җөмләнең мәгънәсен берничек тә үзгәртми. Әлеге Тәүхид дип аталган һәм һәр мөселманның калебендә иң зур, иң мөһим, иң изге урынны биләп торган бу җөмләне нәрсә бозуына без соңрак әйләнеп кайтырбыз, алдан тагын бер – «лә» кисәкчәсе белән танышыйк. Бу кисәкчә – раслау, көчәйтү кисәкчәсе. Ул җөмләдә шундый ук вазифаны үтәүче «иннә» кисәкчәсенә кушылып, яки үзе генә килә. Берничә мисал китерик. Йәсин сүрәсенең уналтынчы аяте: «Каалүу Раббунәә ягләму иннәәәә иләйкүм ләмүрсәлүүн». Каләм шәриф китабында китергән мәгънәсе: «Алар әйттеләр: Раббыбыз белә: без, һичшиксез, сезгә җибәрелгән кешеләр». Бу җөмләдә «иннә» һәм «лә» кисәкчәләре икесе бергә татар теленә «һичшиксез» мәгънәсендә килә. Җомга сүрәсенең икенче аятендә: «Вә ин кәәнүү мин кабелү ләфии даләәлиммүбиин» җөмләсендә көчәйтү вазифасын «лә» кисәкчәсе үзе генә башкара, ә инде Гаср сүрәсенең икенче аятендә: «Иннәлинсәәнә ләфии хуср» әлеге «иннә» һәм «лә» кисәкчәләре, бергә килеп, шул ук раслау, көчәйтү вазифасын үти. Димәк, «лә» кисәкчәсе үзенә йөкләнгән бурычка, максатка бәйле буларак, Тәүхиднең беренче сүзе булып кулланыла алмый. Һич булмаса: «Ләә иләһә илләллааһ» булырга тиеш. Ә инде бу очракта тәҗвид фәне буенча, «мәд мунфәсыйл» дип аталган сузу килеп чыкканын искә алсак: «Ләәәә иләһә илләллааһ» дип иман китерү тиешле. Ә күпсанлы авторларның бихисап сандагы китапларында без бу урында бары тик «лә» кисәкчәсен күрәбез. Алыйк, кечкенә генә форматта басылган, киң таралган: «Иң кирәкле догалар» дип аталган китапны, яки «Гыйбадәте исламия»не ачып карыйк. Ул китапларда Коръән аятьләре, догалар гарәп хәрефләре аша да, кириллицада да китерелә һәм шул транслитерация, ягъни хәрефләрне алыштыру барышында искитәрлек күп санлы хаталар хасил була.
«Гыйбадәте исламия»дә без үзебездә килеп чыккан сорауларга җаваплар табабыз. Атаклы мөгәллимебез Әхмәдһади Максуди язып калдырган бу китап безгә гыйлем бирә, безнең кыла торган гамәлләребез өчен үрнәк, эталон булып тора. Кызганычка, бу китапны 2004 елда нәшер итүче Мөхәммәтьяр Нәҗметдин әфәнде аны кириллицга санап бетергесез хаталар белән күчергән. Мисал өчен, «Кәлимәи шәһадәт»тә хәреф алыштыру биш хата белән тәмамланса, җеназа догасында аларның саны егерме бергә җитә, шул исәптән, әле генә карап узган кисәкчәләрне дөрес кулланмау нәтиҗәсендә. Халкыбызның күпчелеге догаларны гарәп хәрефләре белән укый алмаганын искә алсак, бу хәлнең нинди аяныч булуын аңларга була. «Гыйбадәте исламия»нең 2022 елда Казанда «Хозур» – «Тынычлык» нәшерият йортында бастырылып чыкканында ул хаталар саны күпкә азайтылган, һәрхәлдә, «ләә» кыскартылмыйча ике «ә» белән язылган, җеназа догасында булган егерме бер хата алты булып калган, ләкин, шунысы кызык, элеккеге китапта булган егерме бер хата – бары да төзәтелгән һәм алар урнына элек булмаган, яңа алты хата өстәлгән. «Әхйиһи» сүзе ахырына тагын бер «и», ә «әхйәтәһү», «тәүәффәйтәһү» һәм «фәтәүәффәһү» сүзләренең азагына нигәдер тагын берәр «ү» кушылган. Гарәп язмасына карасаң, бу хәрефләргә бернинди озайту билгеләре дә бирелмәгән, тик гади хәрәкәләр генә куелган, ә менә «гааааибинәә» сүзенең азагында хәрәкәсез әлиф торуына карамастан (бу, белгәнебезчә, мәд табигый була) бер генә «ә» язылган, «сагыиринәә» сүзендә гайн хәрефе йогынтысы белән беренче «и» «ы» дип укыла, ләкин ул «сагииринәә» дип язылган.
Кызганычка, бу китапта яңа хаталар өстәү моның белән генә чикләнмәгән. Азандагы «Хәййә гәләл фәләәх» – газаптан котылырга чакыру була, ә инде «х»ны «һ»га алыштыргач, ягъни «фәләәһ» дигәч, бу сусыз ком чүленә чакыруга әйләнә. Күрәсез, бер хәреф алыштыру нинди аяныч хаталар чыганагы була ала. Китапта ифтар догасы тәрҗемә ителә һәм «синең ризыгың белән авыз ачам» урынына, «синең ризалыгың белән авыз ачам» дип языла. Әлеге хаталарны игътибарсызлык нәтиҗәсе дип саный алсак, китапта урын алган тагын бер хатаны болай җиңел аңлату мөмкин түгел. Биредә кыска гына аңлатма китермичә булмый. Гарәп телендә тибрәндереп укыла торган биш хәреф бар, алар калькалә хәрефләре дип атала – Җ Б Д һәм каты итеп укыла торган К һәм Т хәрефләре. Истә калдыру өчен, аларны «җебеде каты» дип йөртәләр. Беренче өч хәрефкә кыска гына «е» кушыла һәм алар «җе», «бе», «де» булып укыла, мәсәлән Фәлак сүрәсендә «…вә мин шәрри гаасикын изәә вәкабе вә мин шәр-рин-нәффәәсәәти фил гукаде…» дип укыйбыз, «җ» артыннан «е» язылмаган булса да «фәҗер», «хиҗер» дип укыйбыз. Шунсын әйтеп узасы килә, бу кагыйдә бернинди дә катлаулылык тудырмый, ә инде К һәм Т хәрефләренә кыска О хәрефе өстәлә. Мәсәлән: «Куль әгуузу бираббил фәлако». Ә инде йәсин сурәсенең 77нче аятендә бу ике хәрефкә дә мисал табарга була: «Әвәләм йәраль инсәәнү әннәә халәконәәһү миннутофәтин фә изәә һүүә хасыимүммүбиин» дип укыла һәм бу кагыйдә тәҗвид китапларында, шул исәптән, Зияров И.З. китабында китерелә. «Гыйбадәте исламия»дә кулланылган калынлык билгесе кую, күрәбез, бу мәсьәләне чишә алмыйча, чөнки ул хәрефләрне тибрәндерми, ә К һәм Т хәрефләренең калын аваз булуларын гына күрсәтә. Шуңа карамастан, бу ялгышуны ничектер аңларга була әле, ни дисәң дә, хәрефләрнең калын булып, каты булып яңгыравына ишара ителә. Ә инде нечкә, йомшак булган Б һәм Д хәрефләренә калынлык билгесе кую хәрефләрне үзгәртә, алар урнына башка хәрефләр килеп чыга (әхәдъ, самәдъ, йәлидъ, йүуләдъ), «дәл» хәрефе «дад» хәрефенә әйләнә. Нәтиҗә буларак, Мәсәд, Ихлас һәм Фәләкъ сүрәләренең нәрсәгә әйләнгәнен, нинди маҗара кичергәнен әлеге китапта күрергә була.
«Иң кирәкле догалар» китабына әйләнеп кайтсак, аны мөхтәрәм Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи әзерләгән һәм аны «Идел-Пресс» бастырып чыгарган. Кызганычка, догаларның кириллицада бирелгән язылышы гарәпчә язылышына тәңгәл түгел, барча сузыклар, шул исәптән, «ләә» сүзенең бер «ә» хәрефе төшеп калган, ә бу инде, без белгәнчә, догага капма-каршы мәгънә бирә. Шуның өстенә, китапны күп санлы башка төрле хаталар да әйләнеп узмаган. Без бу темада бераз тукталган идек инде һәм, аңлавыбызча, гәрәп хәрефләрен танымаучыларга бу китап белән файдалануның ярамавы шик тудырмыйдыр дип уйлыйм.
Әйдәгез, игътибарыбызны «Шура» журналында бастырылган җомга хөтбәсенә юнәлдерик, төгәлерәк итеп әйткәндә, аның траслитерациясенә һәм тәрҗемәсенә.
Мөхтәрәм җәмәгать, сез беләсездер инде имамның хөтбәне мөселманнарга тәҗвид кагыйдәләреннән тайпылмыйча җиткерергә тиеш икәнен. Шул ук вакытта, имамнар арасында гарәпчә укуны әлегә яхшылап үзләштерергә өлгермәгәннәре дә булуы мөмкин. Менә шулар өчен инде текст кириллицга күчерелә. Бу эшнең нинди сыйфатта башкарылуы белән танышып алыйк. Беренчедән, шул ук сузулар – хөтбәнең башында ук китерелгән «һәдәәнәә» сүзенең азагында «ә»нең берсе төшеп калган, икенчедән, «н» хәрефе, кайбер хәрефләргә очраганда, үзе шул хәрефкә әверелә. Мәсәлән, гарәп хәрефләре белән «ән йәшәә» дип язылган икән, ул «әййәшәә» дип укыла, «ән ләә» – «әлләә», «шәһәдәтән мунҗиятән мин» – «шәһәдәтәммунҗиятәммин» дип, сүзләр кушып укыла (ялгышмасам, бу Идгам мәгәл гүннә кагыйдәсе). Өченчедән, вакыф ясаганда, ягъни туктаганда соңгы хәрәкә сәкенгә әверелә. Мисал өчен, туктамасак «Расүулүһү» дип укыйбыз, туктасак «Расүулүһ». Дүртенчедән, гарәп алфавитында «ы» хәрефе юк, без аны калын хәреф артыннан, аның йогынтысы белән генә кулланабыз, мәсәлән, «мүстәкыииим» – күрәбез «ы» бер тапкыр гына языла. Хөтбәдә китерелгән «дәәгыинәә» һәм «тәәбигыинә», «әттыигуу-һү», «әстәгыизү» сүзләре дә шулай ук язылырга тиешләр. Бу кагыйдәләр үтәлмәгән, нәтиҗә буларак, хөтбәнең фарыз өлешендә генә дә шундый хаталарның саны егерме бишкә җитә һәм бу гәрәп хәрефләрен танымаган имамны, кириллица белән язылган бозык сүзләрне укырга дучар итә.
Хөтбәнең журналда китерелгән тәрҗемәсен укып карасак, ул да кәефне күтәрми, чөнки текстның яртылашы бөтенләй тәрҗемә ителмәгән, калганы буталып беткән. Хөтбәнең «Шәһәдәтәммунҗийәтәммин газәбилләһ», «Дәгыинәә иләллаһ» кебек тыңлаучы өчен иң мөһим урыннары тәрҗемәсез калган. «Сахәәбәти вәттәбигыинә» – «Пәйгамбәрләргә һәм табигыйннәргә» дип тәрҗемә ителгән. Сахабәләрне «пәйгамбәрләр» дип тәрҗемә иткән дин кардәшебезгә тылмач һөнәрен бераз үзләштерәсе бар әле, без аңа тик уңыш кына тели алабыз, ә инде меңнәрчә мәчетләрдә атна саен яңгырый торган хөтбәгә кагылышлы материалларны гарәп теле һәм тәҗвид фәне белән якынрак таныш кеше әзерләсә иде. Редакциядә, әлбәттә, андыйлар бардыр.
Кызганычка каршы, шушындый аяныч хәлдәге китапларның саны санап бетергесез, һәм аларның тагын берсен искә алыйк әле. Китап «Иң еш укыла торган зикерләр» дип атала, аның авторы теолог (динлэр белгече – «динлэр»нең дә авторы шул ук ) Хисамов Рамиль хаҗи Гаязтдин улы. Исемнәр дә ул язганча. Мин сезгә китаптан берничә өзек кенә тәкъдим итәм: «Ля иляха иллялЛаху, вахдаху ля шариика лях, … Астагфируллаху ва атубу илейх» – бу татарча язылган китаптан. Теләгегез булса, комментарийларны үзегез язарсыз.
Намаз һәм дәресләр уздыру белән генә имамның вазифалары чикләнми, мәсәлән, мәетләрне җирләргә туры килә, моны башкарырга да тәфсилләп язган китаплар ярдәм итә. Шунсы кызганыч, бу китапларда да аңлашылмаган урыннар да бар. Хәтта шундыйлары да. Мәсәлән, «Основы проповеди и обязанности имама» дигән китапта, мәетне зиратлар өстенә алып бару турындагы бүлектә: «Покойнога всегда несут ногами вперед» дип язалар. Ышанмасагыз, укып карагыз, 107нче биттә. Ә бит китап русча язылган булса да, сүз анда ислам дине турында бара.
Багышлау темасында да тукталыйк инде. Әлбәттә, һәрбер багышлаучы үзенчәрәк багышлый, ләкин бу гамәлның асылын, аның төп кауннарын үзләштерер өчен, без шулай ук, китапларга мөрәҗәгать итәбез. Әйдәгез, игътибарыбызны тагын бер «Иң кирәкле догалар» дигән китапка юнәлдерик. Бу китап 2011 елда «Юлдаш» гәҗитенең баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан углы Гәзизов редакциясендә бастырылган. Әлеге китапта багышлауның тексты бик тулы, матур итеп һәм дә бик тәфсилләп башкарылган, шуңа карамастан, ул (текст) берничә сорауга урын калдырган. Автор, бик дөрес итеп, беренче чиратта, пәйгамбәрләргә ирештерүне сорый. Аннан соң, тәбигыйннәргә, әүлия һәм әнбияләргә, сәхабәләргә, ягъни аларның рух шәрифләренә. Әйдәгез, «әнбияләр» сүзе белән танышып китик. Кемнәр алар? Белгәнебезчә Коръәндә пәйгамбәр дигән сүз юк, гарәп телендә хәтта «п» хәрефе дә юк. Бу сүзне бабаларыбыз фарсы теле аша кабул итеп, гамәлгә керткән. Коръәндә расүлләр һәм нәбиләр бар, алырның аерамасын билгели торган вазифалар гакыда китапларында китерелә, расүлләр өлкәнрәк һәм аларның саны азрак санала. Шул ук вакытта, Аллаһ Тәгалә Коръәндә Мүхәммәд саләлЛааһу галәйһи вә сәлламга расүл дип тә, нәби дип тә мөрәҗәгать итә. Алай да, кем соң ул – әнбия? Безнең татар теленнән аермалы буларак, гарәп телендә исем күпчелек санга күчкәндә аның тамыры үзгәрә: без «нәбиләр» дисәк, гарәпчә «әнбия» дип языла, ләкин «әмбия» дип укыла, бусы инде, шул ук тәҗвид фәненең икълаб дигән кагыйдәсе буенча. Шуңа күрә, аны кириллицада «әмбия» дип язарга кирәк, ә «әмбияләр» дип язгач инде «нәбиләрләр» килеп чыга, чөнки «әмбия» ул үзе «нәбиләр» була. Язганны йомгакласак, беренчедән, без пәйгамбәрләр өчен сорыйбыз икән – анда расүлләр дә, нәбиләр дә керә һәм нәбиләр өчен кабат сорауның кирәге юк. Икенчедән, без бит инде сораганда өстән аска төшәбез: башта расүлләр, аннан нәбиләр, аннан сәхабәләр, аннан тәбигыйннәр, аннан – калганнары. Ә монда барысы да буталып беткән.
Багышлауда әби-бабайлар ике тапкыр искә алынса, вафат булган балакайларга бөтенләй өлеш тими, кызганычка, алар да бит ахирәткә күчереп тора. Минем шактый күп мәчетләрдә багышлауны тыңлау бәхетенә ирешкәнем бар, ләкин мәрхүм балалар бик сирәк искә алына. Минем хәтергә яхшы кереп калганы, Ключи имам-хатыйбы Рамил хәзрәт, үзе ул вакытта бик яшь егет булса да, балаларны догадан калдырмый иде.
Без карап узган багышлау, үзенең яхшы якларына карамастан, шул ук, тәҗвид кагыйдәләрен санга сукмыйча эшләнгән транслитерация аша узган дога белән тәмамлана.
Тагын бер кимчелекне, кыенлыкны әйләнеп узып булмый – ул да булса гыйлем алу китапларының сыйфаты. Мәсәлән, Абу Аделнең һәм мин яратып укыган Гамилә Харисованың грамматика китаплары да шактый күп санлы хаталар белән чүпләнгән. Мин файдаланган китаплардан «Әл-Әзхәр» университеты тәмамлаган Хайбуллин Ишмурат язганында гына хаталар очрамады.
Бусы инде аеруча үкенеч – һәфтияк һәм, хәтта, тәфсир язучыларга да үзләренең изге эшләрен хатасыз башкарып чыгу өчен нидер җитми. Берничә генә мисал китерик. Ибраһим сүрәсенең 31нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «…үә йүнфикуу миммәә ра-зәконәәһүм сирраү үә галәәнийәтән…» ди. Ягъни: «… Без биргән маллардан яшерен һәм күрсәтеп сәдакалар бирсеннәр…». Күрәсез, башта сирран – яшерен, ул сүз татар теленә дә сер сүзе булып кергәндер һәм инде аннан соң «галәәниийәтән», ягъни күрсәтеп. Мөхтәрәм Ногмани хәзрәтләре үзенең тәфсирендә бу сүзләрнең урыннарын алыштырып яза, ә кайбер бик абруйлы имамнар, карап тормый-нитми, бу куркыныч хатаны үзләренең вәгазь-нәсыйхәт китапларына күчереп, мөселманнарны зур аптырашта калдыра. Безгә бит, Коръәнгә һәм хәдисләргә таянып, яшерен садака бирүнең чагыштырмаслык өстен булуын җиткерәләр, ә Аллаһ Тәгалә күрсәтеп бирүне алдан куйган булып чыгамы? Шул ук хатаны мөхтәрәм Эльмир Кулиев, русчага әйләндереп: «… и расходовали явно и тайно из того, чем Мы их наделили …» дип яза. Кызыксынучылар, кулларына сүзлек алып, хәтта, бу ике атаклы мө-фәссирнең дә хата ясаудан иммунитеты булмавына төшенә ала. Кем инде моңа вакыт тапмый, И. Ю. Крачковский, В. Порохова тәфсирләренә күзегезне салыгыз, «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»гә – әлеге өч китапны Аллаһ Тәгалә без карап узган үкенечле хатадан Үзе азат иткән. Шуның өстенә, Аллаһның рәхмәте белән, Валерия ханым яшерен сәдакага багышлаган искитәрлек матур комментарий китерә.
Мәдрәсәдә диплом эшенә мин «Гыйлем алуның фазыйләте» дигән теманы сайлаган идем, шул сәбәпле Коръәннең гыйлемгә кагылышлы барча аятьләре, шул исәптән, «Гыймран» сүрәсенең 18нче аяте белән җентекләп танышырга туры килде. Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә галимнәрне, ягъни, гыйлем алучыларны һәм аны башкаларга җиткерүчеләрне Үзенең барлыгына һәм бердәнберлегенә шаһитлык бирүче фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә. «Шәһидәллааһү әннәһүү ләәәә иләәһә иллә һүә үәл мәләәәәикәтү үә үлүлгыйлми кааааимәмбилкысто …», ягъни: «Свидетельствует Аллах, что нет божества, кроме Него, и ангелы, и обладающие знанием, которые стойки в справедливости» – бусы атаклы гарәп белгече, галим, академик И.Ю.Крачковский тәрҗемәсе. Порохова тәфсирендә, шул ук мәгънә: «И нет другого божества кроме Аллаха, сие свидетельствует сам Аллах, и ангелы Его, и те, кто одарен познаньем и справедливость с твердостью блюдет». Җәлил хәзрәтебез дә үзенең һәфтиягендә безгә шул ук мәгънәне җиткерә: «Аллаһ Тәгалә шаһитлык бирде, ягъни дәлилләр һәм аятьләр белән Үзенең берлеген бәян итте. Дөреслектә, аңардан башка гыйбадәт кылуга лаеклы зат юк. Дәхи фәрештәләр шәһадәт бирделәр. Аллаһның берлеге белән икърар иттеләр, гыйлем ияләре тугрылык белән шаһитлык бирделәр». Әлхәмдүлилләһ, өч чыганак безгә аятьнең хак мәгънәсен җиткерә.
Әйдәгез, тагын берничә тәфсиргә күз төшерик. Хәзрәти Ногмани: «Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыкый чын галимнәр: «Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә», – дип, дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр», – дип яза. Җәмәгать, аңлыйсызмы моны, юкмы? Коръән тәфсирендә Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгаләне кол булырга яраклы дип язалар – без кая барып җиттек, ә?! Әъстәгфируллаһ. Әлбәттә, Ногмани хәзрәтләре болай булдыра алмагандыр. Авторларны редакциядә эзләп карасак кына, беренчедән, алар кол сүзенә хәтле Аңа сүзен язарга онытканнар, икенчедән, хәтта, әлеге коточыргыч, шыксыз, башка сыймаслык ялган мәгънәне тапшырыр өчен файдаланган сүзләрне дә дөрес итеп яза алмаганнар – илаһә баш хәреф белән, ә Аллаһ Үзе – Үзе кечкенә хәреф белән язылган, икесе дә киресенчә килеп чыккан. Минем фикеремчә, Ногмани хәзрәтләре, әлбәттә: «Аңа кол булырга яраклы иләһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә», – дип язгандыр.
Күңелебезне бераз тынычландырып, чираттагы тәфсиргә күчик. Э.Кулиев: «Аллах засвидетельствовал, что нет божства, кроме Него, а также ангелы и обладающие знанием. Он поддерживает справедливость». Әлхәмдүлилләһ, бусында, беренче карашта, криминал юк кебек, ләкин Коръән аятендә Аллаһ Тәгалә гаделлек сыйфатын галимнәргә тапшырган булса, Кулиев ул сыйфатны Аллаһ Тәгаләнең Үзенә кайтарып бирә. Бусы инде, Аллаһ Тәгаләнең Үзенә генә хас булган аерым хокукына кул сузуны хәтерләтә.
Тагын бер бозык тәфсиргә күз салыйк. Безгә таныш булган, «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йортында бастырылган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви Тәрҗемә» дигән китапта: «Аллаһ, фәрештәләр һәм гыйлем ияләре Аннан башка гаделлек урнаштыручы һичбер илаһ булмаганына шаһитлык итәләр», – дип язылган.
Мөхтәрәм җәмәгать, бу аятьнең бердәнбер булган чын мәгънәсе сезнең хәтерегезгә сеңеп калгандыр инде, алай да тагын бер кат кабатлыйк: «Аллаһ Тәгалә Үзе, Аның фәрештәләре һәм гаделлектә хак торучы галимнәр Аллаһ Тәгаләнең берлегенә, Аннан башка иләһи зат булмавына шаһитлык бирә. Игътибар иткәнсездер инде, без аятьне тулысынча түгел, ә вакыф билгесенә кадәр генә карап чыктык. Күреп торасыз, бу ярты аятьне кем ничек теләгән, шулай бозган-җимергән. Шул ук вакытта, аны Коръәндә язылган мәгънәгә якын китереп, тәрҗемә итү өчен нибары гарәп телен берникадәр аңлау һәм сүзлек белән файдалана белү җитә.
Төшенәсездер дип уйлыйм, без танышып чыккан хаталарның саны, дини китапларда урын тапкан хаталар диңгезендә бер тамчы су кадәр генә урын алганын. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?! Әдәби, фәнни яки ниндидер махсус вазифалы китапларның сыйфатын мәгърифәт министрлыгы, башка идарәләр тикшереп тора һәм анда сез мондый хата сазлыгына чума алмыйсыз. Автомобиль, поезд, самолет кебек әйберләрне йөртү буенча инструкцияләрне дөрес язмасаң, бу бик авыр фаҗигагә китерергә мөмкин, ә дини китапларны тикшерүче юк һәм кем нәрсә тели, ничек тели – шуны һәм шулай яза. Мәсәлән, ихлас сүрәсе: «Куль һүүәллааһү әхәде» дип башлана, ягъни: «Әйт, Аллаһ Ул бердәнбер иләәһ», ә күпчелек «куль» урынына «күл» дип яза һәм бусы «аша» дип тәрҗемә ителә, һәм мондый мисаллар бихисап. Моның өчен, ягъни, Коръән-кәримне, шәригать кануннарын, наданлыгыбыз, башбаштаклыбыз, җавапсызлыгыбыз аркасында, астын өскә китереп язган һәм укыган өчен ахирәттә мәхшәр мәйданында безне нинди фаҗигә көткәне берәүне дә кызыксындырмый ахры. Бу аяныч хәл бик күп еллар минем йөрәгемне әрнетеп торды, ләкин бу хакта борчылу, ничек булса да бу хәлне төзәтергә теләү, омтылу кебек нәрсәне беркемдә дә таба да, уята да алмадым. Җәлил хәзрәт һәфтияк шәрифендә Инширах сүрәсе турында йөрәк авыртканда укысаң шифасы бар дип яза. Бу сүрәдә Аллаһ Тәгалә чынбарлыкта авырлыктан соң җиңеллек килүе белән безне шатландыра, тынычландыра. Чынлап та, мөхтәрәм җәмәгать, безнең арада бу проблеманы чишеп чыгарга мөмкинлеге булган шәхес бар һәм сез барыгыз да аңлагансыздыр дип уйлыйм, әлбәттә, ул Габделхәмид хәзрәт. Габделхәмид хәзрәт имам-мөхтәсиб кенә түгел, бер үк вакытта, ул республикабызның төньяк-көнбатыш районнарының казые – бусы беренчедән. Ә икенчедән, һәм бусы иң мөһиме – ул зур абруй һәм ихтирам иясе. Быел яз узган корылтайда аңа медаль тапшырылды һәм мөхтәрәм хәзрәтебез үзенең искитәрлек моңлы тавышы белән Коръән аятьләре укып, корылтайны ачып җибәрде. Бу аның мөхтәрәм мөфтиебез Камил хәзрәт каршында биләгән лаеклы урынының күрсәткече булып тора.
Шул язганнарны истә тотып һәм китергән дәлилләремә таянып, Сезнең карамакта булган Олы Җәке авылының имам-хатыйбы буларак, мин Сезгә, мөхтәрәм Габделхәмид хәзрәт, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итәм һәм үтенеп, ялварып сорыйм – дини әдәбиятебездә булган җитди кимчелекләрне мөхтәрәм мөфтиебез Камил хәзрәт игътибарына җиткерегез. Минем дәлилләр Сездә шик тудыра икән, Сезнең карамакта мәдрәсә бар һәм анда мөгаллимнәр, шул исәптән, гарәп теле, тәҗвид фәне укытучылары, намуслы рәвештә, үзләренең күркәм хезмәтләрен башкара. Мин аларда булган тирән белем, керсез намус һәм ихлас күңел кебек күтәренке сыйфатларга ышаныч баглыйм.
Мөхтәрәм хәзрәт, Сез күп еллар, гомер буе дисәк тә була, дин хезмәтендә – Аллаһ юлында һәм Раббыбыз Сезгә әҗер-савапларын күпләп биреп торадыр, шуңа карамастан, бу, Сезгә кадәр еллар буе, беркем дә тотынырга теләмәгән авыр проблеманы чишеп чыксагыз, Аллаһ Тәгалә Сезгә юнәлдерәчәк, ирештерәчәк бәясен үлчәп тормас иде. Икенче яктан, бөтен мөмкинлекләр була торып, кул селтәсәгез, Коръәндә, башка дини китапларда булган бихисап, шул исәптән, тетрәндергеч хаталар үз урыннарында калсын, яңа язучылар аларның санын арттырып торсын дисәгез, бу хәл Җәке имамын борчый, җәфалый икән, ул үзе мөфти-хәзрәт янына барсын дисәгез, Раббыбыздан башка төрле җавап килүе дә мөмкин, Аллаһ сакласын. Чынбарлыкта, Аллаһ Тәгалә моны тик Үзе генә белә.
Мөфти хәзрәткә килсәк, аның өчен бу мәсәләне чишү зур кыенлыклар тудырмас дип уйларга була. Мөхтәрәм Камил хәзрәт ни эшләргә икәнен, әлбәттә, бездән яхшырак белә, аның киңәшчеләре дә бар, шуңа күрә, мин, яшем бик олы булуга карамастан, тыйнаклык хисен җуеп, аңа киңәш биреп утырырга җыенмыйм. Шунысын гына әйтәсем килә – китапларыбыз саф һәм барча хаталардан азат булырга тиеш һәм әлеге карашка беркем дә каршы килмидер. Бу максатка ирешү өчен, аларны бастырылганчы тикшерергә һәм бу эшне, әлбәттә, гарәп телен, аның грамматикасын, тәҗвид фәнен, әхлакны, шәригатебезне, ниһаять, Коръән-кәримнең эчтәлеген тирәнтен һәм бөтен яклап белә торган һәм җаваплылыкның нәрсә икәнен бүгенге көндә әле онытмаган шәхесләгә тапшырырга кирәк. Әгәр дә инде, ул комиссия: гыйлемнәре амбицияләре артыннан куып җитә алмаган яки биләгән статусларына тәңгәл булмаган һәм кылган гамәлләренә караган җаваплылык тойгылары кайдадыр югалып калган затлар карамагында калса, максатыбызга ирешә алмабыз.
Инде язылган китапларга килсәк, аларның авторлары, типография редакторлары үзләренең иҗади әсәрләрен укып карасалар иде, мөмкинчә гарәп теле, грамматикасы һәм тәҗвид фәнен белүче кеше белән бергә (мәсәлән, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» мөгәллиме Хәйдәр хәзрәт һәрбер хатагызны күз ачып йомганчы төзәтеп куяр иде) һәм хаталарны төзәтеп газеталар, интернет аша укучыларга җиткерсәләр иде.
Китап язарга теләк белдерүчеләр, башта үзегезнең мөмкинлекләрегезне үлчәп карасагыз иде. Сез бит, медицинада бар белемегез докторның ак халатлы булуы белән чикләнгән килеш, хирургик операция ясарга керешмисез. Китап язарга тотынганчы, зур игътибар белән үзегезгә бик күп китап укып чыгарга кирәк, шул исәптән, изге китабыбыз Коръәнне һәм аны, тәҗвид кагыйдәләреннән тайпылмыйча, сүзгә-сүз мәгънәсен аңлап, һич булмаса, «ләә»дән «лә»не «куль»дән «күл»не аерып уку кирәк.
Мөхтәрәм җәмәгать, без, 24нче елның язы килгәнен көтеп, дини китапларыбызда булган, шактый җитди проблемаларны искә алырга өлгердек, Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде аларны хәерлесе белән чишеп чыгарга.
... Кар эрегәч, көннәр матурлангач, аш бүлмәсе һәм тәһарәтханә урнаштырыр өчен төзеләчәк янкормага нигез әзерли башладык. Траншеяләр казып, көздән китергән комны салдык, арматура куйдык. Фундамент өчен, әлбәттә, бетон кирәк иде, моны, безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы Марат Сабиров үз өстенә алды. Бу эшләрдә шактый күп егетләребез катнашты. Нигез әзер булу белән, Арча ягыннан бер бригада килде һәм янкорманың диварларын күтәрү, калган диварларны «руквол» белән җылыту һәм түшәмне, түбәне ясау эшенә кереште. Әлхәмдүлилләһ, алар эшләрен башкарып чыкты. Ләкин, беренчедән, бу бик озакка сузылды. Күргәнегез бармы, шабашникларның майның матур көннәрендә эшне 10да башлап 4тә инде эштән «шылу» ягын караганнарын? Икенчедән, бу бәлкем, гомумән бәяләрнең күтәрелүенең нәтиҗәседер, акчаны артык күп сорадылар булып күренде. Һәм, өчен-чедән, пычкы чүбе салып җылытырга дигән түшәмне, менсәң, аяк сындырырлык итеп, такта аралаш кагып чыкканнар. Моны мин хаҗдан кайткач кына күрдем, китеп өлгергәннәр иде инде. Бозыкны төзәтү, яңаны ясаудан кыенырак икәнен сез беләсездер, менә шул эш безнең шактый вакытыбызны һәм көчебезне алды. Бу турыда өмәләрдә катнашкан егетләр һәм бабайлар бик яхшы белә.
Минем фикеремчә, бу безнең эш оештыручы егетләребезнең килешүне дөрес итеп төземәү нәтиҗәсе. Бәлкем мин дөньядан артта калганмын, ләкин элек эшләнәчәк эшләрнең бәясе һәм аларның үтәлү, тәмамлау сроклары алдан сөйләшеп куела иде. Эшләнгән эшләрнең хакы эштә уздырган көннәр саны буенча түгел, ә башкарылган эшләр күләменә карап санала иде, һәм, әлбәттә, эшләрнең сыйфаты күзәтелеп торыла иде. Әгәр егетләребез планнары белән уртаклашкан, киңәшкән булсалар, чишәсе проблемаларның саны бәлки бераз кыскарган булыр иде.
Түшәмдә булган кимчелекләрне төзәткәннән соң, ул зур күләм пычкы чүбе белән җылытылды һәм аның шифалы тәэсирен без бүгенге эссе көннәрдә бик яхшы сизәбез: җәй буе кыздыра, ә мәчеттә термометрның күрсәтмәсе 23 градустан узганы юк. Шуны да истә тотыйк, әлеге эшне кыз-хатыннарыбыз башкарып чыкты, бу юлы аларга ирләр һәм балалар да ярдәм итте. Өмәбез бик күңелле узды.
Түбәнең яңа күренешенә, конфигурациясенә бәйле буларак, терраса ясарга туры килде һәм моның өчен, беренче чиратта, кирпечтән корылма (кладка) төзелде. Бу өмә 18нче августта үткәрелде.
Чираттагы эшебез янкорманың идәне буласы урынга арматура куеп бетон салу булды. Әлбәттә, моның өчен, беренче чиратта, бетон табу кирәк иде һәм бу эшне үз өстенә авылдашыбыз Шәрифҗанов Илгиз алды. Аның аша без Васыйл улы Марсель белән танышу бәхетенә ирештек һәм Марсель, садака итеп, мәчеткә бетонның беренче өлешен китерде. Бетон янкорма идәне өчен генә түгел, террасага идән ясар өчен дә кирәк иде, ансын да Марсель китерде, бу өлешенең бәясен аңа авылдашыбыз Айрат Зарипов түләде. Марсельгә килсәк, ул үзе, белгәнебезчә, Балык Бистәсе егете, ләкин тормыш иптәше итеп Үтәнгүш кызы Гөлгенәне сайлаган, әйтелгән иде бит – затлы кияүләребезнең исемнәре тагын да очрар дип.
Өмәне 28нче августта уздырдык һәм терраса идәне өчен бетон салу эшен егетләр уңышлы башкарып чыкты.
24нче елның башында ук бәяләрнең бик күпкә күтәрелүе безне катлулы хәлдә калдырды, әмма Аллаһ Тәгалә безне ташламады, сәдакалар кереп торды, ярдәм итүчеләр дә булды. Танайдан Равил хәзрәт, Олы Шырданнан Фәрит хәзрәт, Ачысардан Рәдис хәзрәт, Урысбага «Нур» мәчетеннән Илшат хәзрәт һәм Яшел Үзән «Җәмигъ» мәчетеннән Илдар хәзрәт, бик үз вакытында, безгә ярдәм кулы суздылар. Ярдәм хәтта хаҗилардан да килде. Бу 24нче ел – Мәдинәдән автобус белән Мәккәгә килеп төшкәннән соң ике чемодан табылмады, аларның берсе минеке иде. Без ихрамда буларак, өсләребездә ике зур сөлгедән башка берни юк иде. Әлхәмдүлилләһ, документлар, акчалар, дарулар рюкзакта сакланып калды һәм бу югалтуны мин Аллаһ Тәгаләдән булган бик җиңел генә бер сынау дип кабул иттем. Чөнки, беренчедән, һич көтмәгәндә хаҗга бару бәхете насыйп булды. Икенчедән, анда меңнән артык хаҗи вафат булды, ә мин исән-сау кайттым. Шуңа карамастан, җитәкчебез Габделхәким хәзрәт безгә ярдәм итү юлларын эзләде. Ярдәм Әнвәр әфәнде Миңнуллиннан, Ранис хәзрәт Вахитовтан һәм үзебезнең төркем хаҗиларыннан килде. Мин аларның һәммәсен биргән акчаларының мәчет төзелешендә кулланылысын белгертеп куйган идем һәм 350 доллар 35000 сумга әйләнеп, бик кирәкле вакытта, мәчет кассасында үзенә урын тапты.
Алда әле безне шактый мөһим эшләр көтә иде. Аларның берсе һәм ул иң катлаулысыдыр – «җылы идән» җыеп чыгу. Бу эшне үз өстенә Өлфәт Нургалиев алды. Игътибар иткән булсагыз, әтисе Сәлим абый үзе иске мәчетне төзүчеләрдән була. Өлфәт идән җылыту белән генә чикләнмичә, канализацияне булдыруда да үзенең өлешен кертте. Бу гаилә гомумән, шул исәптән, Гүзәл, Зөфәр мәчеткә даими рәвештә ярдәм күрсәтеп торды, азан өчен файдаланган тавыш аппаратурасын да Зөфәр эшләп куйды. Канализация ясау эшенең төп өлешен үзенең тракторы белән Шәрифҗанов Илгиз башкарды, әлбәттә егетләребез, шул исәптән, Тәлгать үзе, Рәдиф Назыйров, Адел Вәлиев, Илдар Нәҗмиев аңа ярдәм итеп тордылар. «Җылы идән» өстенә, әлбәттә, стяжка кирәкте һәм бу эшне оештыруны Тәлгать Гайнетдинов белән Илдар Нәҗмиев башлап җибәрде һәм аларга тагын бер затлы киявебез – бу юлы Назыйрова Рахимә апа кияве Ленар Саләхов бик зур ярдәм итте. Ленар үзенең гаиләсе белән бергә өмәләребездә дә катнашып килде.
Чираттагы тагын бер зур осталык һәм олуг сабырлык таләп итүче эшне – бусы инде идәнгә плитка ябыштыру – яшь авылдашыбыз Фәнис Галиев башкарып чыкты. Фәнис, мөмкинлеге булганда, намазга мәчеткә килә һәм Коръән аятьләрен җиренә җиткереп, матур итеп укый, күреп торасыз, эшләгән эше дә шундый ук матур һәм сыйфатлы булып чыккан.
Яңа манара әзерләү һәм аны үз урнына менгереп бастыру эшен Карагуҗа егете Зиннур улы Илсур гамәлгә ашырды, әлбәттә, егетләребез, шул исәптән, авылдашы-быз – таҗик егете Сәит бу катлаулы эштә аңа ярдәм итте.
2024 елның төзелешен без мәетләрне юу һәм аларны зиратка озату әсбаплары саклау бинасын төзүгә керешү белән тәмамладык.
Даими ярдәмне безгә мөхтәрәмә хатын-кызларыбыз, шул исәптән, хуҗабикәбез Фирая ханым һәм аның ярдәмчесе Дамирә ханым ирештереп тордылар, иң җаваплы эш булган, садака акчабызны санап тоту эшен төгәл һәм саф рәвештә абыстайларыбызның берсе булган Фәния ханым Исмәгыйлева үтәде, ә инде Фирдәүс ханым нинди генә эшләр башкарып, мәчетне чүпләндерсәк тә, ул аны бик чиста хәлдә тотты. Аңа мәчет тирә-күршесе хатын-кызлар ярдәм итте.
2025 елның җәе инде узып бара, ләкин әлеге искә алып узган бинаның төзелешен тәмамлаудан кала, мәчет тирәсендә башка эш башкара алганыбыз юк. Быел җәй Тәлгат зиратлар өстен чистарту, анда тәртип урнаштыру буенча эшләр оештырды һәм ул эшләр күп вакытны алды.
Иске мәчетебез эчен яңартуны, җиһазлауны, бакчабыз коймасын алыштыруны һәм эчендә тәртип урнаштыруны көтә. Безгә калса, барча кергән сәдака акчасын җыябыз һәм өмәләр уздыру өчен сезон эшләренең бераз сыегаюын көтәбез. Ярдәм итүчеләр дә булды. Кыш көне депутатыбыз Айрат әфәнде Шаһимәрдәнов килгән иде, бергә җомга намазын укыдык, соңрак, ул безгә инде кулланылышта булган төзелеш материалы җибәрде, ул әле террасада ята. Районыбыз җитәкчесе, мөхтәрәм Афанасьев Михаил Павлович, вакыт табып, мәчетебезне күреп китте һәм озакка сузмый, вәгъдә иткән бүләген – суыткыч җибәрде. Башлыгыбызның икенче бүләге тоткарлануына үзебез гаепле – террасабызны төзелеш материалыннан арындырган булсак, ул инде тротуар плиткасы белән бизәлгән булыр иде. Әлбәттә, иң мөһиме үзебезне Аллаһ Тәгаләнең Үзенең рәхмәтеннән калдырмавы, мәчет төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә Аллаһ Тәгалә Үзенең рахмәтен насыйп итсен, эшебезне хәерлесе белән тәмамларга ярдәмен бирсен.
Раббыбыз динебезгә күзләребезне ачса иде, халкыбызга мәчетләргә намаз укыр өчен бару юлларын күрсәтсә иде.
Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ.
Олы Җәке имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Фәхруллин.
Фото: авыл җирлеге архивыннан
Лилия Әхмәтшакировага барлык чараларны яктыртып барган өчен, авылыбызга, мөселманнар җәмгыятенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев