28 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк
Хәзер һәр бала аерым графта язылачак.
-
Роспотребнадзор коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә россиялеләргә киңәшләрен бирде
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) Россия гражданнарына поездларда шешәдәге суны эчәргә һәм термик эшкәртелгән ризык кына ашарга киңәш итә, дип хәбәр итәләр ведомстводан.
-
Яшел Үзәндә почта бүлекчәсенең эш режимы үзгәрде
Яшел Үзән районара почтамты хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән шәһәре, Загородная урамында урнашкан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимы 27 гыйнварыннан 19 февраленә кадәр, вакытлыча үзгәргән.
-
2020 елда 1 миллионнан артык кеше ана капиталына ия булачак
Бу максатларга 122 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
-
2020 ел - туган тел елы
22 гыйнварда ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышы булды. Аның барышында республикада имам-мөхтәсибәтләренең һәм казыйларның бертавыштан карары белән 2020 ел - туган тел елы дип игълан ителде.
-
Синоптиклар Татарстанда салкын һава торышы фаразлады
Татарстанда бүген 9-14 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык фаразлана, явым-төшем көтелми. Казанда - аязучан болытлы һава. Уртача көньяк-көнчыгыш җиле исәчәк. Көндез - 12..-14 градус. Юлларда бозлавык саклана.
-
Чаллыда балалар коляскасына ут төрткәннән соң, кечкенө сабые белән хатын-кыз зыян күрә
26 гыйнварга каршы төндә 62 комплекслы күпкатлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру урынына "ашыгыч ярдәм" машинасы һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитә.
-
Роспотребнадзор Кытайдан посылка аша коронавирус тапшырылмый, дип ышандырды
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Кытайдан посылкалар куркынычсыз һәм коронавирусның мондый юл белән тапшырылу мөмкинлеге дә аз, дип белдерде.